Хөрмәтле райондашлар! 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме – барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Яз – бар дөньяның, тереклекнең уянып, җанланып, яңа көч-сулыш алып үсешә башлаган чоры. Ул киләчәгебезгә зур өмет-ышаныч уяткан мәл, күңелләрне җилкендергән чак. Бары тик хезмәт кенә яшәешебезнең нигезен тәшкил итә, тормышыбызны алга әйди. Язның шушы кояшлы, җылы, матур көннәрендә керәстиян басуга чыга, алдагы уңышка нигез сала. Гомер-гомергә җиргә табынган авыл эшчәннәре быел да 1 Май бәйрәмен басуда каршылый, вакыт белән исәпләшмичә эшләп, өлгергән туфракка гәрәбәдәй бөртекләр сибә. Озак та үтмәс, игенчеләребезнең тынгысыз һәм тырыш хезмәтенә дан җырлап, ул орлыклар шытып чыгар, басуларыбыз тук башаклар белән куандырыр. Игенчеләр гаять авыр да һәм җаваплы да бурычны үтәп, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр. Безгә яшәү көче бирүче эшсөяр игенчеләребезгә зур рәхмәтләр әйтеп, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Игелекле хезмәтегез һәрчак уң булсын, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап чыгыугызны телибез. Сезне, хөрмәтле райондашлар, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, уңышлар телим! Риф Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгы.
|