Соңгы
елларда халкыбыз тарихын, ата-бабаларның тормышын, аларның шөгылен өйрәнү
теләге нык артты. Чөнки элек-электән белем һәм тәрбия эшендә шәхестә кешелек
сыйфатларын булдыру – төп бурычларның берсе булган. Халкыбызда гасырлар буе
дәвам итеп килгән кул эшләренең берсе – чигү чигү.
Китап сөюче төрле
яшьтәге хатын-кызлар, апа-жиңгиләр, яшь киленнәр арасында шушы матур шө-гыльне күңелләренә якын алып, үзләренең гүзәллек дөньясын тудыручылар бар. Менә шушы чигү
серләре белән таныштыру, бу эшкә өйрәнү теләге тәрбияләү максатыннан, Чакмагыш үзәк китапханәсендә тапкырлап чигү серләренә өйрәнү түгәрәге эшли башлый. Ә
инде бергә җыелганда җырлар башкаруга, нәфис сүз
укуга да урын бирелүе ял да, күңел күтәренкелеге дә өстәр, дигән ышанычта калабыз. Өйрәнергә теләүчеләрне 19 апрель көнне сәгать 21.00дә түгәрәкнең ачылу тантанасына чакырабыз. Эш өчен кирәк әйберләрне
(канва, мулине, энә) үзегез белән алып килүегез сорала. Гүзәллек дөньясына бергәләп сәяхәт кылыйк.
Райондашларга шунысын да җиткерергә
ашыгабыз: бу көнне район үзәк китапханәсендә хәзер инде күркәм традициягә әверелеп барган ”Библиотөн” ("Библионочь”) акциясе дә оештырыла. Аңа ярашлы махсус программа төзелеп, төрле чаралар үткәрү планлаштырылды.
Алсу Гәрәева,
Башкортстандагы татар халкын
хезмәтләндерү
буенча өлкән китапханәче.