Ел саен яз айларында район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла. Менә быел да 13 апрельдән 18 майга чаклы шушы максатта айлык үткәрелә. Бу хакта муниципаль район хакимияте тарафыннан кабул ителгән махсус карарда әйтелә. Районда беренче гомум өмә 13 апрельдә үтәчәге турында хәбәр иткән идек инде. Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә, авыл Советы авыл биләмәләрендә моңа әзерлек бара.
Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребезнең матурлыгы барыбыз өчен дә кирәк. Бу өмәләрдә катнашу — шушы җирдә яшәгән һәркемнең изге бурычы. Барыбыз да өмәләргә бердәм чыгыйк, ихата-урамнарны, башка җәмәгать урыннарын кыш буена җыелган чүп-чардан тазартыйк, аларны ел әйләнәсенә чиста тотыйк!