Яз ае җитү белән бөтен тирәлек уяна, яшәрә. Яланнар, басулар ачыла. Авыл эшчәннәренең мәшәкатьләре арта бу чорда. Техниканы ремонтлап сафка бастырырга, чәчкечләрне әзерләп көйләргә – барсына да өлгерергә кирәк. "Алга” кооперативында да әзерлек эшләре дәррәү бара. Язгы чәчүдә катнашачак барлык техника карала, тагылмалар әзерләнә. Шушы көннәрдә заманча яңа "Джон Дир” техникасы кайтуы көтелә. Орлык агулау башланды. Бер үк вакытта мал кышлатуны уңышлы тәмамлау өчен дә тырыша алгалылар. Бүгенге көндә Сыйрышбаш сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Самат Хәкимов) продукция җитештерүдә уңышка ирешә. Биредә уңган мал караучылар һәм савучылар эшли. Мәсәлән, Гөлназ Зәйнуллина һәр сыердан уртача – 2433 кг, Эльза Саматова 1739 кг сөт савып алганнар. Мал караучылар Илсур Килмәмәтов, Азиф Арсланов иң яхшылар исәбендә тора. Алар белән беррәттән Тозлыкуш сөтчелек фермасы да артта калмый. Эдуард Ялаев җитәкчелегендә эшләгән савучы Фәнәзия Гарифуллинаның күрсәткечләре дә әйбәт кенә, уртача савым 2206 килограмм тәшкил итә. Яшь таналар тәрбияләүче Данис Тимерханов һәм савым сыерларын караучы Фәнис Насыйбуллин да яхшы эш нәтиҗәләренә ирештеләр. Апрель аенда хуҗалыкта симертүдәге маллардан 852 грамм тәүлеклек артым алынды. Ел башыннан уртача савым Сыйрышбаш сөтчелек фермасында – 1690, Тозлыкушта 1361 килограммга җитте. Шамил Закиров.
|