Нәкъ бер атна элек Чакмагыш җирендә үткән игенчелек мәсьәләләре буенча республика төбәк конференциясендә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, галимнәр үзләренең чыгышларында бу тармакта безнең район ирешкән уңышларны да билгеләп үттеләр. Мәсәлән, узган елда иген культураларының уртача уңышы һәм ашлык җитештерү, шикәр чөгендере үстерү, көнбагыш игү, туфракка ашлама кертү буенча күрсәткечләребез республика күләмендә иң яхшылар исәбендә. Әгәр ашлыкны тулаем җитештерү буенча икенче урынны алып торсак, терлекчелек продукциясе – сөт, ит җитештерү буенча беренче урында барабыз. Шулай ук симертүдәге сыер малларыннан тәүлеклек артым һәм үрчем алу буенча икенче, сыер малларының саны буенча өченче урынга чыктык. Белгечләрнең һәм галимнәрнең үз тармагы буенча әзерләнгән һәр чыгышы фәһемле, фәнни яктан ныгытылган һәм практикада сыналган тәкъдим-киңәшләре, алдынгы тәҗрибә турында сөйләгәннәр дә файдалы булгандыр. Шул ук вакытта конференциядә катнашучылар авыл хуҗалыгын төрле өлкәдә хезмәтләндерүче дистәләгән фирмаларның реклама-буклетлары, үзләре белән алып килгән товар үрнәкләре белән танышу да бик кирәкле эш. Әгәр "Росагросервис”, "Европейская агротехника-Уфа” дөнья илләрендә җитештерелгән күп төрле заманча авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итсә, "Дельта” һәм "Техресурсы” фирмалары исә югары җитештерүчәнле ашлык, мал азыгы, техник культуралар комбайннарын һәм туфрак эшкәртү машиналарын сата. "Агрохимцентр” төрле минераль ашламалар белән эш итә, "Башбиотехнология” һәм "Биомедхим” фирмалары үсемлекләр үстерү һәм саклау, төрле корыткычларга каршы көрәшү буенча биологик препаратлар реализацияли. "Геоком-Поволжье” фирмасы авыл хуҗалыгын үстерүдә яңа инновация технологиясе юнәлеше – спутник мониторингын кертү буенча (басу компьютерлары, төрле эшләрне автоматик режимда идарә итүгә), "Геоналтика” компаниясе туфракка комплекслы агрохимик тикшерү үткәрү, басуларның электр карталарын төзү белән шөгыльләнә. Шушы фирма вәкилләре үзләре күрсәткән хезмәтләр турында тәфсилләп сөйләделәр. "Базы” кооперативының Юмаш бригадасы ындыр табагында оештырылган авыл хуҗалыгы машиналарын карап йөргән вакытта рес-публикада агросәнәгать комплексына техниканы диагностикалау, ремонтлау һәм көйләү буенча хезмәт күрсәтүче фирмаларның хәзерге заман җиһазлары һәм приборлары, мобиль автомашиналары белән якыннан танышу да файдалы булды. Конференциядә катнашучылар алар хакында да фирма вәкилләреннән күп мәгълүматлар алдылар. Рәшит Вахитов.
|