Суббота, 04.05.2024, 20:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 11 » Планга ярашлы хәл ителә
13:11
Планга ярашлы хәл ителә

Рөстәм Хәмитов чакмагышлыларга җавап  бирә

– Чакмагыш районында гамәлдәге спорт үзәге базасында Уфа шәһәренең велосипед спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалын ачарга мөмкинлекләр бармы?
– Уфа шәһәренең велоспорт буенча олимпиячеләр резервы булып торган махсуслашкан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалын Чакмагыштагы спорт үзәге базасында ачу мәсьәләсе бүген муниципаль район хакимияте, Русия велоспорт Федерациясе һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары арасында килешүләр төзешү стадиясендә. Велоспорт буенча өстәмә тренер штатлары һәм кирәкле финанслар бүлү мөмкинлекләре дә карала.
– 2012 елда Чакмагыш авылында канализация системасы  һәм калдык суларны биологик тазарту корылмасы төзелеше башланган иде. Әмма ел саен шушы проектны тормышка ашыру максатында бүленгән акча бу  корылманы якын өч елда файдалануга тапшыруга җитәрлек түгел кебек. Өстәмә финанслау мөмкинлекләре юкмы?
– 2012 елда республика адреслы инвестицияләр салу программасына ярашлы, Чакмагышта канализация системасын төзүгә 10 миллион сум акча юнәлтелгән иде, ул тулысынча үзләштерелде. Объектның линия өлеше – төп канализация коллекторы, су белән тәэмин итү челтәрләре һәм тазартылган суны Чакмагыш елгасына агызу коллекторы – барлыгы 2,5 километр челтәр төзелде. 2013 елда 6,3 миллион сум үзләштерелде – дренаж һәм чистартылган агынты сулар өчен кудыру (насос) станцияләре төзелде, яр читләрен ныгыту эшләре башкарылды. Республика адреслы инвестицион программасы буенча 2014 елда 15 миллион сумлык финанслау көтелә. Бүленгән акча планлаштырылган эшләрне тулы күләмдә башкарып чыгарга җитәрлек, өстәмә финанслауның кирәге юк. Объектны 2016 елда тулысынча файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

 

Просмотров: 700 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск