Шимбә, 21 июньдә, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе конференциясендә быел 14 сентябрьдә үтәчәк бердәм сайлау көнендә Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасына кандидатлар күрсәтү булды. “Бердәм Русия”нең урыннардагы барлык төбәк бүлекчәләре делегатлары катнашлыгында яшерен тавыш бирү йомгаклары күрсәтүенчә, 209 партия әгъзасы әлеге югары постта бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Зәки улы Хәмитовны күрергә теләвен белдерде.
Делегатларга барлыгы 216 бюллетень таратып бирелгән иде. Аларны ачып уку барышында бер бюллетень гамәлгә яраксыз дип табылды. 10 июньдә “Бердәм Русия“ партиясенең сәяси советы тәкъдиме белән үткән праймериз (алдан кандидатлар билгеләү) барышында өч кандидат – президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 129, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин 41, БР Адвокатлар полатасы президенты Булат Юмадилов 39 тавыш җыеп, әлеге өч кандидатура партиянең чираттагы конференциясенә тәкъдим ителгән иде. Яшерен тавыш бирүдә, югарыда әйтелгәнчә, Рөстәм Хәмитов кандидатурасын барлыгы 209 партия әгъзасы хуплады. Рафаэль Мәрдәншин — өч, Булат Юмадилов ике тавыш алды. Шулай итеп, бердәмрусиялеләрнең күпчелеге республика башлыгы постында Рөстәм Хәмитовны күрергә теләвен дәлилләде.
Конференциядә шулай ук сайлау алды программасы проекты, сайлау бюллетеньнәренә кертү өчен партиянең кыскартылган атамасы, документлар тутыру өчен эмблемасы һәм печате дә расланды.
|