Суббота, 04.05.2024, 10:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 14 » Сүзне эш белән ныгытырга!
15:20
Сүзне эш белән ныгытырга!
Терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсеннән
Соңгы елларда терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәләре һәр квартал саен үткәрелә. “Герой” кооператив-колхозында уздырылган шундый чарада да сүз районда терлекчелекне үстерү турында барды, бу тармакта ярты елда башкарылганнарга йомгак ясалды һәм икенче квартал эш нәтиҗәләре буенча ярышта җиңүчеләр билгеләнде, алдынгы коллективлар һәм терлекчеләр дәртләндерелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, хезмәтне саклау белгечләре һәм профсоюз комитеты рәисләре катнашты.
Семинарның тәүге өлеше Тайняш сөтчелек фермасында һәм аның җәйләвендә үтте. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Ваһапов үзенең чыгышында малларны тукландыру һәм асрау мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
– Башка хуҗалыклардагы кебек, без дә мал азыгы хәзерлибез. Сенаж салдык. Аны комбайннан арбага төягәндә үк консервант сиптердек. “Ягуар” маркалы мал азыгы әзерләү комбайнында моны шулай эшләп була, консервант үлән массасына тигез сиптерелә һәм бутала. Улаклар, стена, тәрәзәләр, тәрәзә төпләре – барысын да җентекләп чистартканнан соң монда дезинфекция үткәрелгән. Район ветстанциясе баш ветврачы Радмир Ямалиевның әйтүенә караганда, бозаулар асралган бинада шундый уңайлы шартлар булдыру яшь үрчемне саклап калуга, төрле чирләрнең таралмавына, малның таза-сау, көр булып үсүенә булышлык итә. Бу таләп иң мөһимедер дә. Чөнки тизәккә батып катып беткән малдан артым алу дәрәҗәсе түбән була, ул төрле чирләргә дучар ителә һәм еш кына авырып үлә дә. Быел корнажны күпләп хәзерләргә планлаштырдык. Моның өчен  кукуруз чәчү мәйданын арттырдык. Пенза өлкәсендә малларга корнаж ашаталар, ә фураж бирмиләр. Кукуруз бөртекле, ягъни чәкәнле булгач, азык туклыклырак була — димәк, продукция җитештерүне арттыра, шул ук вакытта чыгымнар кими.  Шушы көннәрдә печән хәзерли башлыйбыз. Мал азыгының сыйфаты ныклы контрольдә тотыла. Яхшы сыйфатлы азык әзерләп кенә без продукция җитештерүне югары дәрәҗәдә тота алабыз. Безнең хуҗалык быел “500 ферма” республика программасына керде. Хәзер аны гамәлгә ашыру өстендә эш алып барабыз. 
Аннары Фәргать Фәрит улы мал асрау, аерым алганда яңа туган бозауларны тәрбияләү, аларны саклап калу, артым алуны арттыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Яшь бозауларны җәйләүгә чыгаргач, алар асралган ферма бинасын, тотылган урынны яхшылап ремонтлаганнар, тәртипкә китергәннәр. Иң элек такта идәнне сүтеп алганнар, аннары, тирестән тазартканнан соң, бетонны да җимереп, кырып алып, аның өстенә үзле  кызыл балчык җәеп чыкканнар. Стена, тәрәзә төпләре, улаклар – барысы да яхшылап чистартылгач, бозаулар яшәгән бина тулысынча дезинфекцияләнгән. Мондый уңайлы шартларда асралган мал чирләми, таза-сау, көр булып үсә, үлеменә юл ку-елмый.
 –Идәнне төрле әйбердән җәеп карадык, – дип дәвам итте сүзен кооператив рәисе. –Тактадан да, бетоннан да эшләдек. Кайбер урында кирпеч тезеп тә, асфальт түшәп тә карадылар. Әмма барыбер сыерларның аяклары җәрәхәтләнә, авыр-
та, тора-бара мал чирли башлый. Аларны дәвалап бетереп тә булмый,  шул сәбәпле күп сөт бирергә сәләтле сыерларны да вакытыннан алда бракка чыгарырга мәҗбүр булабыз. Соңгы вакытта бездә дә сыерларның аяклары еш авырта башлады. Ә бу – терлекчелек өчен зур зыян, алынмаган продукция, яхшы малны югалту дигән сүз. Бу хәлдән чыгу юлларын эзли торгач, узган елда савым сыерлары астына резина келәмчекләр җәйдек. Хәзер малларның аяклары авыртып чирләү очраклары дүрт тапкырга кимеде.
Гомумән, бу хуҗалыкта терлекчелек тармагының рентабельлелеген күтәрү белән җитди шөгыльләнәләр. Продукция җитештерүне арттыру  белән беррәттән, чыгымнарны да нык азайтуга ирешәләр. Мәсәлән, электр энергиясен куллануны нык киметкәннәр. Ферма биналарында, сөт блогында һәм башка урыннарда бүлмәләр агач ягып җылытыла. Кайнар су да шул рәвешле әзерләнә. Менә шулай тиеннәрдән сумнар җыела, һәрнәрсәгә сакчыл караш, экономия үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Быел ярты елда кооператив-колхозның керемнәренең узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике мәртәбәгә артуы шул хакта ачык сөйләп тора.
Яшь бозаулар җәйләвендә дә булдык. Һәр  бозау аерым урында асрала, һәркайсының үз өе (ул пластиктан эшләнгән, 100 данә сатып алганнар) бар. Район ветстанциясе баш ветеринар табибы Радмир Ямалиев яшь бозауларны балчык түшәлгән аслыкта, аерым өйчекләрдә һәм араннарда асрауныың өстенлекләре турында сөйләде. Яшь мал аерым өйчектә һәм аранда тотылгач, бер-берсе белән аралашмый, чирләр таралуга юл куелмый. Ә пласмассадан эшләнгән өйчектә чиста, алдында чиләкләр кую һәм азык салу өчен махсус урыннар (пристартер) да бар. Радмир Фәнил улы шулай ук фермаларда биналарны кышкы шартларга әзерләү, бүлмәләрдә дезинфекция үткәрү, малларны ашату, асрау технологияләре турында да тәфсилләп сөйләде. Яшь малларга витаминлы азык – төрле үләннәр җыюны ашыктырырга кирәк, диде.
Тайняш фермасында тагын бер яңалык күрсәтелде. Геройлылар үзләрендә малларның тоякларын чистарту станогы эшләгәннәр. Шушы станокка мал кертеп, Уфаның җаваплылыгы чикләнгән “Велес” җәмгыяте хезмәткәре Алмаз Әхтәмов аның тоякларын чистартып күрсәтте. Тоякны яхшылап кырып, пычрактан тазартып бетергәч, тиешле  мазьлар, препаратлар сөртеп, агачтан эшләнгән күтәртмә – башмакны кләй белән беркетеп куйды. Мондый күтәртмә белән мал   ай дәвамында бер зыянсыз йөри ала икән. Күп сөт бирә торган савым сыерын саклыйм дисәң, менә шундый профилактик чара күрү бик тә файдалы.
Семинарның икенче өлеше Тайняш авыл клубында уздырылды. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов терлекчелек тармагының алты айлык эш күрсәткечләрен җиткерде. Район хуҗалыкларында 25048 баш сыер малы исәпләнә, шуларның    9766сы – савым сыеры, – дип башлады сүзен Ильяс Илшат улы. –Алты айда район буенча барлыгы 234473 центнер сөт җитештерелде, бу үткән елның шушы чорына караганда 12260 центнерга (үсеш 105,5 процент) артык. Бу чорда һәр сыердан уртача 3112 килограмм сөт савып алынды, ягъни элекке елдагыдан 120 килограммга күбрәк. “Герой” (4198 кг), “Заря” (3805 кг), “Байбулат” (3684 кг) һәм “Базы” (3567 кг) хуҗалыкларында уртача савым иң югарысы.
Ярты елда барлыгы 17401 центнер ит җитештерелде (тере авырлыкта үстерелде). Район буенча тәүлеклек уртача  артым 633 грамм тәшкил итте. Иң югары артым “Победа”(767 гр), “Заря (752 гр), “Базы”(744 гр) кооперативларында. Барлыгы 3766 бозау алынган, бу элекке елдагыдан 153 башка артыграк. Һәр 100 сыерга исәпләгәндә 49 бозау туры килә. Бу күрсәткеч тә үткән елга караганда күбрәк.
Муниципаль район хакимиятенең хезмәтне саклау буенча белгече Рәсим Рим улы Хаков авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау, производствода хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү буенча күрелгән чаралар, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге бурычлар турында сөйләде.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов район хуҗалыкларында терлекчелек тармагы үсешенә кагылышлы уй-фикерләрен җиткерде. Алдынгы тәҗрибәне практикада куллану буенча активрак эшләргә, сүзне эш белән ныгытырга чакырды. Алдынгы тәҗрибәне киң кулланган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозын һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруга ирешкән тагын берничә хуҗалыкны уңай яктан билгеләп үтте, тармакта хәл ителәсе башка мөһим мәсьәләләргә дә тукталды. Семинар-киңәшмәгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгак ясады, җитәкчеләр һәм белгечләр алдына тәгаен бурычлар куйды.
Агросәнәгать комплексы профсоюзының район оешмасы рәисе Алмаз Камалов агымдагы елның икенче кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча терлекче-лек продукциясе җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт коллек-тивлары һәм аерым терлекчеләрнең ярыш шартларына ярашлы Дипломнар, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнүе хакында президиум карары белән таныштырды. Ярышта җиңүчеләрне котлап, бүләкләрне Ригат Хаҗиев тапшырды.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 738 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск