Пятница, 03.05.2024, 15:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 26 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының унбишенче утырышы
07:48
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының унбишенче утырышы
Агымдагы елның 25 июнендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унбишенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, хокук тәртибе саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Аппараты турындагы положениене раслау турында.
2. Башкортстан  Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы положенине раслау турында.
3. “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелүче түләүле хезмәтләр өчен хаклар билгеләү турында.
“Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплаы турында”гы Федераль законның 35нче, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Уставының 20нче һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Регламентының 116нчы маддәләренә ярашлы муниципаль район Советы Аппараты турында положение проекты эшләнелде. Муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин кыскача итеп депутатларны аның төп пунктлары белән таныштырды. Совет Аппараты эшчәнлеге өчен үтә мөһим булган һәм закон таләпләре нигезендә эшләнелгән әлеге положение бертавыштан хуплау тапты.
Көн тәртибенә чыгарылган икенче мәсьәлә буенча Башкортстан Республикасы Чакмагыш район муниципаль район хакимиятенең җиргә контрольлек итү буенча төп белгече Раушан Зөлфәт улы Зиннәтуллин сүз алып, әлеге өлкәдә шулай ук җентекле нигезле эшләнелгән положение проекты белән таныштырды. Депутатлар аны да бердәм хуплады. Өченче мәсьәлә буенча “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров сүз алды. Бу мәсьәлә алдан ук аграр мәсьәләләр, җир һәм табигый ресурслардан файдалану һәм гадәттән тыш хәлләр буенча даими депутат комиссиясендә дә җентекле каралган иде һәм аның буенча карар кабул итүдә дә фикер аермалыклары булмады.
Шулай итеп, районыбызның артабангы имин тормышы өчен мөһим мәсьәләләр хәл ителгән чираттагы утырыш үз эшен тәмамлады.
Просмотров: 664 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск