Воскресенье, 28.04.2024, 08:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23

Көтеп алынган бәйрәм – Бөек Җиңү көнен истә калырлык итеп билгеләдек. Авылларда шушы истәлекле вакыйгага багышлап тантаналы җыелышлар, митинглар 8 майда үткәрелгән иде. Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгына багышланган чара Чакмагышта 9 майда үтте. Ямьле язның кояшлы иртәсендә халык Җиңү паркына агылды. Ә анда иртүк тавыш көчәйткечләр аша сугышка бәйле көйләр, патриотик җырлар яңгырый иде инде.
аннар советының тантаналы пленумы уздырылды. Балалар иҗат үзәге залында күкрәгенә орден-медальләр таккан чал чәчле ил агалары – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары утыра. Янәшәдә – аларны озатып йөрүче якыннары. Үкенечкә каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары арабызда елдан-ел азая, алар хәзер нибары 67 кеше калган. Исәннәренең дә, авыру сәбәпле, күбесе килә алмаган. Совет рәисе Идгар Еникеев үзенең хисап чыгышында оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында кыскача сөйләде, сорауларга җавап бирде. Районның сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары яшьләрне тәрбияләү буенча зур эш башкаралар. Алар яшь буынга сүз белән дә, шәхси тормыш үрнәге белән дә өлгеләр. Дәүләтебез Бөек Ватан сугышы ветераннары т ... " Читать дальше "
Просмотров: 1408 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

Бәйрәм котлаулары
Батырлык һәм ныклык үрнәге
Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Сезне халыклар бәйрәме – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Бу истәлекле көндә без, тиңе булмаган батырлык һәм бөгелмәс ныклык күрсәтеп, немец-фашист илбасарлары белән сугышта Бөек Җиңү яулаучы, фронтта һәм тылда авыр сынаулар аша үтүче барлык кешеләргә мәңгелек рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңү көне безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, аның бөеклеге һәм Ватанга, ата-бабалар идеалларына тугрылык символына әверелде.
Сезгә ныклы саулык, шәхси бәхет, гаилә иминлеге, Туган илебез мәнфәгате өчен яңадан-яңа казанышлар телим!
Просмотров: 2321 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

Республика Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм бөтен Башкортстан халкына мөрәҗәгатьнамәсендә үзәккә куелган шушы принципның урыннарда ничек тормышка ашырылуы төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренең даими игътибары үзәгендә тотыла. 3 майда районыбызда булып, Русия Пенсия фондының Чакмагыш идарәлегендә бу җәһәттән эшләрнең ничек куелуын фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе управляющие Фоат Галәветдин улы Хантимеров шәхсән үзе  бәһалады. Югары кунакны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов озатып йөрде.

Идарәлек начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина кунак-ларнырны 2013 елда капиталь ремонт үткән биналары белән таныш-тырды. Хәзер урындагы бүлекчәдә дә заман таләп иткән бөтен яңалыклар белән коралланып беткәннәр икән. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең электрон чират, алдан язылу буенча клиентларны тәгаен вакытта кабул итеп хезмәтләндерү, тиешле документлар тутыру тәртибен күрсәтүгә булачак пенсионерларга аның күләмен үзләренә билгеләү мөмкинлеге бирүче “электрон пенсион калькулятор” һәм башка яңа төрләре кыю кертелүдән бүлекчә җитәкчесе зур канәгатьлек белдерде.  Хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов пенсионерлар турында мәгълүматлар базасы белән дә якыннан танышты, социаль к ... " Читать дальше "
Просмотров: 575 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

Бәйрәм котлаулары
Тынычлык, дуслык, бердәмлек хакына
Хөрмәтле  Риф Сәгъдәтулла улы!
 Сезне һәм барлык район халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Беренче май белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм хезмәт кешеләренең үзара дуслыкка, теләктәшлеккә, социаль килешүгә, тәртипкә һәм иҗат итүгә омтылышын символлаштыра. Май – яз  аеның барлык  тереклеге уянган вакытта – безнең омтылышларга, уңай үзгәшләргә яңа көч бирсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек  күпмилләтле Башкортстан халкы, бөек Русия мәнфәгате хакына яңа уңышлар телим!
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Просмотров: 729 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

Шәфкатьлелек акциясе бара

Бәйләнешләр ныгый
Башкортстан белән Кырым арасындагы дуслык бәйләнешләре көннән-көн ныгый. Март аенда Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов инициативасы белән безнең республикадан азык-төлек, кием-салым, көнкүреш товарлары һәм  медикаментлар төялгән (барлыгы 75 тонна) “КамАЗ”  автомашиналары киткән иде. Бер айдан соң, 23 апрельдә, гуманитар йөк белән  икенче олау  ерак юлга чыкты. Монысында Хөкүмәтнең резерв фонды исәбенә ике йөк автомашинасы, азык-төлек һәм медицина кирәк- яраклары, ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусы озатылды. Мәктәпкә 14 компьютер һәм музыка кабинеты өчен җиһазлар җибәрелде. Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларыннан республика  парламентарийларына “Газель” микроавтобусы да бар иде. Ул да, башка әйберләр кебек, Башкортстан  шефлык иткән Белогорск районына тәгаенләнгән.
Яшәү дәрәҗәсе түбән
Берничә көн элек кенә безнең республика башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан  делегациясе Кырым Республикасында, аерым алганда, Белогорск районда булып, андагы хәлләр белән якыннан танышып кайтты. Башка төбәкләрдәге кебек,  бу районның да социаль-икътисадый үсеше артта калган. Халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән. Уртача хезмәт хакы – 9, пенсия 5 мең сум. Район үзәге булган Белогорск шәһәрендә тормыш-көнкүреш шартлары түбән: торак фонд ... " Читать дальше "
Просмотров: 856 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск