Воскресенье, 28.04.2024, 12:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23 » Башкортстан – Кырымга!
13:33
Башкортстан – Кырымга!

Шәфкатьлелек акциясе бара

Бәйләнешләр ныгый
Башкортстан белән Кырым арасындагы дуслык бәйләнешләре көннән-көн ныгый. Март аенда Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов инициативасы белән безнең республикадан азык-төлек, кием-салым, көнкүреш товарлары һәм  медикаментлар төялгән (барлыгы 75 тонна) “КамАЗ”  автомашиналары киткән иде. Бер айдан соң, 23 апрельдә, гуманитар йөк белән  икенче олау  ерак юлга чыкты. Монысында Хөкүмәтнең резерв фонды исәбенә ике йөк автомашинасы, азык-төлек һәм медицина кирәк- яраклары, ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусы озатылды. Мәктәпкә 14 компьютер һәм музыка кабинеты өчен җиһазлар җибәрелде. Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларыннан республика  парламентарийларына “Газель” микроавтобусы да бар иде. Ул да, башка әйберләр кебек, Башкортстан  шефлык иткән Белогорск районына тәгаенләнгән.
Яшәү дәрәҗәсе түбән
Берничә көн элек кенә безнең республика башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан  делегациясе Кырым Республикасында, аерым алганда, Белогорск районда булып, андагы хәлләр белән якыннан танышып кайтты. Башка төбәкләрдәге кебек,  бу районның да социаль-икътисадый үсеше артта калган. Халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән. Уртача хезмәт хакы – 9, пенсия 5 мең сум. Район үзәге булган Белогорск шәһәрендә тормыш-көнкүреш шартлары түбән: торак фонды иске, социаль инфраструктура совет чорыннан  бирле ремонтланмаган, хәтта күп катлы йортларда яшәүчеләр фатирларын ташкүмер ягып җылыталар. Суга кытлык кичерәләр. Йорт-ихаталары, җир участоклары булганнар үз бакчасында үстерелгән яшелчә-җимеш белән  тукланып көн күрәләр. Эшсезлек дәрәҗәсе югары, барлык халыкның  өчтән бере диярлек – эшсез. Төбәккә җитди инвестицияләр кирәк. Аларның бөтен өмете – авыл хуҗалыгында. Эре сәнәгать предприятиеләре булмагач, авыл хуҗалыгына бәйле өметләр белән яшиләр. Әлеге вакытта  басуларда язгы кыр эшләре тәмамланып бара. Туризм инфраструктурасы үсеш алмаган, чөнки диңгез янәшәдә түгел, аңа чаклы 40-50 километр  барырга кирәк. Белогорскида халык белән үткән очрашуда Рөстәм Зәки улы районга ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
Чакмагышлылар ярдәме
Бүгенге көндә Белогорск районы хакимияте белән Башкортстан арасында дуслык бәйләнешләренең ныгый баруын күрсәтүче тагын бер  мисал – акчалата ярдәм итү. Республика халкы бу көннәрдә үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Белогорск районы кешеләренә җыеп тапшыра. Моны алар үз теләкләре белән башкаралар.
Безнең район халкы да бу изге эштән читтә калмый. Муниципаль район хакимияте 21-30 апрель көннәрендә районда шәфкатьлелек акциясен үткәрү турында махсус карар кабул итте. Бу акциягә барлык оешма, предприятие, учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, шәхси эшкуарлар беренче көннән үк актив кушылдылар. Өч көндә район буенча 622 мең сум  тупланды да инде. Акчалар җыю дәвам итә. Түбәндә сүз – районда шушы  акциянең ничек үтүе турында.
 Илгизәр Исхаков,
муниципаль район Советы депутаты, “Газпромгазораспределение – Уфа” ачык акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы комплекслы хезмәт күрсәтү предприятиесе директоры:
—Белүемчә,  Белогорск районында табигый газ үткәрелмәгән, кешеләр бүген дә йортларын ташкүмер ягып җылыталар. Безнең республика шеф-
ка алган шушы төбәк халкына ярдәм кирәк. Монда килеп туган хәлне ке-шеләр аңлый, йөрәге аша үткәрә. Гомум җыелышта алар ярдәм итәргә бертавыштан риза булуларын әйтте-ләр. Тиз арада күрсәтелгән адрес буенча барлыгы 30 мең сум акчаны күчереп тә куйдык.
Фәнис Әмирханов,
 Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгьлүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры – баш мөхәррире:
 –Авыр чакта бер-береңә ярдәм кулы сузу – элек-электән килгән матур гадәт. Төрле милләт кешеләре бергә яшәгән Кырым халкына бүген әхлакый һәм матди ярдәм таләп ителә. Алар хәзер безнең ил гражданнары, ватандашларыбыз. Без дуслык белән көчлебез. Бергә булсак, кыенлыкларны, һичшиксез, җиңеп чыгачакбыз. Иманым камил, берничә елдан соң ярымутраудагы проблемалар уңай хәл  ителер, Кырым чәчкә   атар, анда яшәүче халык тагын да яхшырак яшәр. Ул – перспективалы төбәк. Безнең  коллектив та гомум җыелышта бер  көнлек хезмәт хакларын күчереп, кырымлыларга акчалата ярдәм кулы сузарга карар итте. Коллективтан 14 мең 100 сум акча күчердек.
Айдар Гайсин,
су белән тәэмин итү 
предприятиесе директоры:
— Безнең зур булмаган коллективтан җыелган 10 мең сум акча яңа гына Русия составына кереп, яңа тормыш башлаган кырымлыларның күпмедер дәрәҗәдә булса да тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга булышлык итсен.  Ярымутрауда су проблемасы да кискен тора. Эчәр суга, көнкүрештә куллануга, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен дә аңа кытлык кичерәләр. Бервакыт бу авыр хәлдән дә чыгарлар, дип уйлыйм. Моңа финанс ярдәме, вакыт кирәк.
Рамил Агиев,
муниципаль район Советы депутаты,Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе:
Безнең коллективта 67 кеше эшли. Кешеләр Кырымдагы хәлләргә битараф түгел, менә бу юлы да һәркем ярдәмгә ашыкты. Барлыгы 30,6 мең сум акча жыелып, махсус исәпкә күчерелде. Авырлык килгәндә бер-береңә шулай ярдәмгә  килү – изге гамәл. Бу матур традиция бүген дә дәвам итә. Ә изгелек җирдә ятып калмый, үзеңә әйләнеп кайта. Кырымны яклау – илебезнең мәнфәгатьләрен яклау, дигән сүз.
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 857 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск