Воскресенье, 28.04.2024, 02:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23 » Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!
14:55
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!

Көтеп алынган бәйрәм – Бөек Җиңү көнен истә калырлык итеп билгеләдек. Авылларда шушы истәлекле вакыйгага багышлап тантаналы җыелышлар, митинглар 8 майда үткәрелгән иде. Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгына багышланган чара Чакмагышта 9 майда үтте. Ямьле язның кояшлы иртәсендә халык Җиңү паркына агылды. Ә анда иртүк тавыш көчәйткечләр аша сугышка бәйле көйләр, патриотик җырлар яңгырый иде инде.
аннар советының тантаналы пленумы уздырылды. Балалар иҗат үзәге залында күкрәгенә орден-медальләр таккан чал чәчле ил агалары – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары утыра. Янәшәдә – аларны озатып йөрүче якыннары. Үкенечкә каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары арабызда елдан-ел азая, алар хәзер нибары 67 кеше калган. Исәннәренең дә, авыру сәбәпле, күбесе килә алмаган. Совет рәисе Идгар Еникеев үзенең хисап чыгышында оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында кыскача сөйләде, сорауларга җавап бирде. Районның сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары яшьләрне тәрбияләү буенча зур эш башкаралар. Алар яшь буынга сүз белән дә, шәхси тормыш үрнәге белән дә өлгеләр. Дәүләтебез Бөек Ватан сугышы ветераннары турында зур хәстәрлек күрә. 
Биредә балаларның сугыш тема-сына, Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе урнаштырылган. Рәсемнәрдәге хөрмәтле ветераннарга рәхмәт сүзләре, сугыш күренешләре, тынычлыкны саклау турында чакыру-плакатлар беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Күпне күргән, күпне кичергән абый-апалар акрын гына Җиңү паркына юнәлделәр. Иң алдан тигез сафларга басып яшь барабанчылар атлый. Матур формада үсмер кызлар тигез ритмнар белән барабаннарын кагып, тантанага ямь өстиләр. Ветераннарны ике якка тезелеп баскан халык кул чабулар белән каршы ала һәм озата. Җиңү паркына кергәч, Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск постаментына тере чәчкәләр салдылар. Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка бирде.

“Хөрмәтле чакмагышлылар!
Бүген без совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенең 69 еллыгын билгелибез, – дип башлады ул чыгышын. – Безнең күпмилләтле илебез өчен Җиңү көненнән дә истәлеклерәк дата, мөһимрәк тантана юк. Бу бәйрәм үзенә күп нәрсәне – батырлык һәм кыюлык, ныклылык һәм өмет-ышаныч, күптән көтелгән очрашулар һәм якыннарны югалту ачысын алган.
Җиңү көнен якынайтып безнең  солдатлар – бүгенге ветераннар һөҗүмгә күтәрелгәннәр. Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, без Сезнең һәркайсыгызның шәхси батырлыгын искә алабыз.
Ун меңнән артык безнең якташларыбыз – әтиләр һәм картәтиләр, яшь егетләр һәм кызлар фронтка китеп, Бөек Ватан сугышының барлык бәрелешләрендә батырлык һәм каһарманлык күрсәттеләр: Мәскәү янында һәм Ерак Көнчыгышта, Курск һәм Сталинград янында дошманны кыйраттылар, Днепрны кичеп чыктылар, Европаны азат иттеләр һәм Берлинны алдылар. Алты меңгә якын якташыбыз яу кырыннан өйгә исән-сау әйләнеп кайтмады.
Батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре өчен өч якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә, берсе Дан орденнарының тулы кавалерына лаек булды. Аларның бюсты биредә – Җиңү паркына урнаштырылды. Меңләгән яугирләр орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Шул данлы еллар һәм сугышта катнашучыларның барысы истәлегенә район авылларында һәйкәлләр һәм обелисклар куелды, урамнар батыр фронтовикларыбыз исеме белән аталды. Шунысын да шатлык белән билгеләп үтәргә кирәк, Җиңү көне алдыннан Яңа Калмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск урнаштырылды, иртәгә Дан орденнарының тулы кавалеры Шәй-хелислам Сәлиховның туган җирендә – Иске Почкак авылында батырның бюстын тантаналы ачу үткәреләчәк. Алар безнең өчен тыйнаклык, әхлаклылык һәм рух көче үрнәге булып тора.
Күпләр Җиңү көнен күрә алмадылар. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган солдатларны бер минут тын калып искә алуны сорыйм.
Хөрмәтле митингта катнашучылар!
Безгә  тыныч күк йөзе астында яшәргә һәм эшләргә насыйп булды. Без ветераннарның тормышы лаеклы, ә йөрәкләре тыныч, балалары һәм оныкларының киләчәге имин булсын өчен барын да эшләргә бурычлы.
Бүген дөньяда хәлләр тыныч түгел. Бөек Ватан сугышы барышын һәм нәтиҗәләрен бөтенләй башкача итеп күрергә теләүче кешеләр табылып тора. Әмма без, ата-бабаларыбызның варислары,  әтиләр һәм картәтиләребезнең фашизмны нинди зур югалтулар белән җиңүләрен бервакытта да онытмаячакбыз. Рус солдатының данын беркем дә беркайчан да алалмаячак!
Сезгә, хөрмәтле чакмагышлылар, ныклы сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, сугыш һәм хезмәт ветераннарына – актив рәвештә озак яшәүләрен телим.
Шушы май көннәрендә безнең өйләребезгә бәхет һәм иминлек, ты-нычлык һәм бөек илебез Русиянең ки-ләчәгенә ышаныч килсен.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Гамил Гыйльметдин улы Гәрәевның данлы юбилее – аңа 90 яшь тулды. Сезне   шушы юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек, батырлык һәм яңа җиңүләр телим.
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!” – дип тәмамлады Риф Сәгъдәтулла улы үзенең чыгышын һәм кул чабулар астында хөрмәтле ветеранга чәчкәләр бәйләме бүләк итте.
Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы  буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәниф улы Хәбиров Бөек Җиңү бәйрәме горурлык һәм хәтер, хәрби бурычка тугрылык, Туган илгә чиксез бирелгәнлек символы, бу бөек һәм иң кадерле бәйрәм дөньяда тынычлык, азатлык һәм бәйсезлекнең кадерен белүчеләрнең барысы өчен дә изге булуын билгеләде. «Без сугыш ветераннарын данлыйбыз һәм Ватаныбыз азатлыгын һәм бәй-сезлеген саклауда башларын сал-ган батырларыбыз истәлегенә баш иябез. Бүген исә ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен яшь буын уңышлы дәвам итә», — диде һәм сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын, барлык чакмагышлыларны Җиңү көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, гаилә бәхете, уңышлар теләде.
Митингта район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, тыл хезмәткәре Алмаз Сәетмәгърүф улы Казыйханов, Чакмагыш гимназиясенең 10 “а” сыйныф укучысы Алексей Насыйров чыгыш ясап, үзләренең күңел түреннән чыккан уй-фикерләрен җиткерделәр, изге теләкләр әйттеләр.
Митинг тәмамлангач, Русия Федера-циясе гимны яңгырады. Аннары район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре матур концерт номерлары бүләк итте. Бәйрәм тантанасын бизәгән сугыш җырлары, солдат биюләре һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер. 
Соңыннан “Үлемсез полк” Бөтенрусия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына ба-гышланган “Җиңү өчен картәтигә рәхмәт” дип атаган автосәяхәт оештырылды. Ветераннар автобусларда Чакмагыш урамнары буйлап йөрделәр, соңгы елларда район үзәгендә барган күркәм үзгәрешләрне күреп сөенделәр. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 1408 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск