Воскресенье, 28.04.2024, 15:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23 » 9 май — Бөек Җиңү бәйрәме белән!
14:40
9 май — Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Бәйрәм котлаулары
Батырлык һәм ныклык үрнәге
Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Сезне халыклар бәйрәме – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 69 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Бу истәлекле көндә без, тиңе булмаган батырлык һәм бөгелмәс ныклык күрсәтеп, немец-фашист илбасарлары белән сугышта Бөек Җиңү яулаучы, фронтта һәм тылда авыр сынаулар аша үтүче барлык кешеләргә мәңгелек рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңү көне безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, аның бөеклеге һәм Ватанга, ата-бабалар идеалларына тугрылык символына әверелде.
Сезгә ныклы саулык, шәхси бәхет, гаилә иминлеге, Туган илебез мәнфәгате өчен яңадан-яңа казанышлар телим!
Ихтирам белән, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе Константин Толкачев.

 Киләчәккә – ышаныч белән!

Хөрмәтле Риф Сәгъдәтула улы!
Сезне һәм районыбызның барлык халкын изге бәйрәм – 9 май – Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Халкыбызның батырлыгын символлаштырган Бөек Җиңү бәйрәмендә без канкойгыч сугышта һәлак булганнарны искә алабыз,  яу яланнарында һәм тылда Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган җиңүчеләрнең бөек батырлыгы белән горурланабыз.
Әйе, бүгенге тыныч тормыш зур югалтулар аша яуланды. Безгә аның кадерен белеп, тынычлыкны күз карасыдай саклап яшәргә кирәк. Крәстиян ел да бәйрәм көннәрен басуда каршылый, киләсе уңышка ныклы нигез салып калу өчен зур тырышлык сала. Без киләчәгебезгә зур өметләр баглыйбыз, ышаныч белән яшибез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы кәеф, уй-планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын, яңа хезмәт казанышлары телим!
Вадим Соколов,
 Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы— Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.
 
Безне берләштереп торыр 
Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Җиңү көне уңаеннан Сезгә иң җылы тәбрикләү сүзләрен юллыйм! Бу онытылмаслык көн тарихка совет халкының фашистик Германияне Җиңү турында бөтенхалык куанычы, барлык дөньяга хәбәр иткән артиллерия залплары күкрәве астында барлыкка килгән бәйрәм булып кереп калды. Бу 
бәйрәмдә горурлык һәм шатлык, кайгы уртаклашу һәм кайтарып булмаслык югалту хисләре — барысы бергә кушылды. Ул героик еллар истәлеге, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тиңдәшсез батырлыгы безне һәрвакыт берләштереп торыр, әхлакый көч һәм патриотлык чыганагы булып хезмәт итәр. 
Сезгә һәм районның барлык халкына ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр, иминлек, бөек Русия, республикабыз һәм район мәнфәгате хакына хезмәттә яңа казанышлар телим.
Наил Баһаветдинов, 
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—  Корылтай депутаты.
 
Одна на всех
Страшное слово – война, и прекрасное слово – Победа! Так тяжело осознавать, что с каждым годом их становится все меньше! Наши ветераны… Они выстояли, не сломались и не сдались! Они не видели богатой и сытой жизни и умели довольствоваться малым, но они были счастливы, когда 9 мая узнали о Великой Победе над фашизмом! В этот день хочется поздравить не только тех, кто отдал жизнь в борьбе за дело мира, в борьбе с фашизмом, не только тех, кто прошел всю войну и вынес победу на своих плечах, не только  тех, кто трудился в тылу, не покладая рук, работал на победу. Хочется поздравить всех. Всех без исключения. Эта — победа общая, она одна на всех, как один на всех этот хрупкий мир, как один на всех у нас дом - наша планета Земля. С праздником всех нас! Низкий поклон Вам, дорогие ветераны и добрая память всем героям, кто не дожил до этого светлого дня! Крепкого Вам здоровья и долгих дней жизни.
 Альберт  Хабиров, 
  начальник отдела военного комиссариата Республики Башкортостан по Чекмагушевскому району.  

 

Просмотров: 2322 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск