Воскресенье, 28.04.2024, 16:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23 » Кешеләр мәнфәгате – игътибар үзәгендә
14:30
Кешеләр мәнфәгате – игътибар үзәгендә

Республика Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм бөтен Башкортстан халкына мөрәҗәгатьнамәсендә үзәккә куелган шушы принципның урыннарда ничек тормышка ашырылуы төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренең даими игътибары үзәгендә тотыла. 3 майда районыбызда булып, Русия Пенсия фондының Чакмагыш идарәлегендә бу җәһәттән эшләрнең ничек куелуын фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе управляющие Фоат Галәветдин улы Хантимеров шәхсән үзе  бәһалады. Югары кунакны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов озатып йөрде.

Идарәлек начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина кунак-ларнырны 2013 елда капиталь ремонт үткән биналары белән таныш-тырды. Хәзер урындагы бүлекчәдә дә заман таләп иткән бөтен яңалыклар белән коралланып беткәннәр икән. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең электрон чират, алдан язылу буенча клиентларны тәгаен вакытта кабул итеп хезмәтләндерү, тиешле документлар тутыру тәртибен күрсәтүгә булачак пенсионерларга аның күләмен үзләренә билгеләү мөмкинлеге бирүче “электрон пенсион калькулятор” һәм башка яңа төрләре кыю кертелүдән бүлекчә җитәкчесе зур канәгатьлек белдерде.  Хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов пенсионерлар турында мәгълүматлар базасы белән дә якыннан танышты, социаль компенсацияләр алучыларга электрон документлар өлгеләре белән дә кызыксынды. Бүлекчә управляющие Фоат Галәветдин улы Хантимеров идарәлек коллективы белән аралашты. Кунак та, биредә хезмәт салучылар да идарәлектәге тудырылган шартларның шәһәрдәгедән  һич тә ким булмавы, халыкның төрле катламнары вәкилләренә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга да уңайлы мохит тудырылудан канәгатьлекләрен билгеләп үттеләр. Форсаттан файдаланып, башкала кунагы хакимият башлыгына май бәйрәмнәре белән тәбрикләүләрен җиткерде, бөтен район халкына иң изге теләкләрен юллады.
“Гомумән алганда, биредә кешеләр мәнфәгатьләре чын-чынлап олы игътибар үзәгендә,” – дип билгеләде югары кунак һәм артабан да шушы юнәлештә тырышлыкны арттыра барырга чакырды.
Просмотров: 576 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск