Воскресенье, 28.04.2024, 07:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Май » 23 » Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!
13:50
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Бәйрәм котлаулары
Тынычлык, дуслык, бердәмлек хакына
Хөрмәтле  Риф Сәгъдәтулла улы!
 Сезне һәм барлык район халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Беренче май белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм хезмәт кешеләренең үзара дуслыкка, теләктәшлеккә, социаль килешүгә, тәртипкә һәм иҗат итүгә омтылышын символлаштыра. Май – яз  аеның барлык  тереклеге уянган вакытта – безнең омтылышларга, уңай үзгәшләргә яңа көч бирсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек  күпмилләтле Башкортстан халкы, бөек Русия мәнфәгате хакына яңа уңышлар телим!
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.
 Хезмәте барның хөрмәте бар
1 майда Яз һәм Хезмәт  бәйрәмен  билгелибез. Бу бәйрәм тынычлык, халыклар дуслыгын, бердәмлекне, үзара теләктәшлекне  символлаштыра, яшәешебезнең нигезен  тәшкил итүче хезмәткә дан җырлый, хезмәт  кешесен зурлый. Тормышыбыздагы иминлек, барлык-җитешлек нәкъ менә хезмәткә бәйле. Дөньяны хезмәт тота. Ә  хезмәте барның хөрмәте бар. Безнең ата-бабаларыбыз шушы изге җирне  тырыш  хезмәтләре белән данлаганнар. Бүген аларның эшен яшьләр дәвам итә. Ил табынын алар баета.  Ә илебез куәте, билгеле булуынча, икмәктә. Авыл эшчәннәре бу бәйрәмне гадәттәгечә басуда каршылый. Быел язның соңлап килүе кыр эшләрен тагын да  тизләтә. Уртак, бердәм тырышлык салып, язгы чәчү эшләрен оешкан төстә аткарып чыгарбыз һәм киләсе уңышка ныклы нигез салырбыз, дип ышанам.
Вадим Соколов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы —Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.

 Киләчәккә зур өметләр  баглап!
Хөрмәтле чакмагышлылар!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләремне юллыйм!
Май көннәрендә дөнья якты хисләр белән тула. Без алдагы көннәргә зур өметләр баглыйбыз,  уңай үзгәрешләр көтәбез. Туган республикабыз һәм бөтен илебезнең киләчәгенә ышаныч белән карыйбыз. Һәркайсыгызга ныклы саулык, имин тормыш, җимешле хезмәт һәм иҗади уңышлар телим. Өмет-ышанычлар аклансын, яхшы кәеф, шатлыклар артып торсын һәм язгы көннәрнең җылысы сезнең күңелләрегезне җылытсын. Җылы туфракка сез салган орлыклар көз югары уңыш булып кайтсын, ил табынын баетсын!
Хөрмәт белән Наил Баһаветдинов,
 Башкортстан  Республикасы 
Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты.  

Бәйрәм котлаулары шулай ук республика министрлыклары, ведомстволары, шәһәр-район хакимиятләре җитәкчеләреннән дә килде һәм килүен дәвам итә.

Просмотров: 729 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск