Воскресенье, 28.04.2024, 23:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 16
9 июльдә безнең редакциягә ерак Казан шәһәреннән кунаклар килде. Алар — "Юлдаш” гәзите редакциясе «Гаилә учагы» журналы хәбәрчеләре Алинә Әмин кызы Җамалиева белән Чулпан Радик кызы Шәрифуллина. Кызлар безгә  командировкага — райондашларыбызның катлаулы язмышлары турында  материаллар туплау һәм язу максаты белән килгән. 
Безнең районда "Юлдаш” редакциясендә дөнья күргән "Гаилә учагы”, "Яшьлек” журналларын, "Гаилә бәхете”, "Бәйрәм”, "Гаилә гәзите”, "Мәхәббәт” гәзитләрен күпләп алдыралар икән. Шуңа да кызлар материал эзләп, безнең якларга юл алган. 
"Юлдаш” редакциясендә чыккан  басмаларның төп темасы – социаль мәсьәләләр. Авылларда булган гыйбрәтле хәлләр, кеше язмышлары хакында сүз барган материалларны басмаларны  алдыручылар яратып укый.  Яшел Үзән районы кызы Алинә Җамалиева "Юлдаш” редакциясендә инде биш ел хезмәт итә икән. Ул Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Чулпан Шәрифуллина – Минзәлә районыннан, ул да шушы университетта белем алып, бер ел буена редакция коллективында матур гына эшләп килә. 
Командировка дәвамында кызлар Рапат, Митрә-Әюп, Юм ... " Читать дальше "
Просмотров: 1058 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле, райондашлар! Шушы айдан башлап без гәзитебез битләрендә тагын бер кызыклы рубрика – "Ничек яшисең, авыл?” сәхифәсен ачып җибәрәбез. Монда гади авыл кешесе тормышы, авыл яшәешенә кагылган көнүзәк мәсьәләләр яктыртылачак. Сездән инде авылыгызда булган кызыклы хәлвакыйгалар, яңалыклар, сезне борчыган мәсьәләләргә кагылган материаллар көтеп калабыз. Аларны сез  Чакмагыш районы, Ленин урамы, 49 санлы йорт, яисә: liana-gumerova@yandex.ru  электрон почтасына җибәрә аласыз. Яраткан гәзитебезне бергәләп эшлик!
Чәрмәсән тугаенда сыенып утырган Аблай авылында күркәм "Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. 23 июньдә аның кочагына авылның хөрмәтле кунаклары – шушы авылда туып үсеп, аккошлардай төрле якка таралышкан "балалары” кайтты. Биредә яше-карты, читтән кайткан абруйлы кунаклар да бар иде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 1145 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2013 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, әлеге мәлдә хуҗалыкларда мөһим кампания –  мал азыгы әзерләү тулы көчкә башланып китте. 
Быел аеруча печән хәзерләү яхшы бара: беренче чабып алудан үк планда каралган күләмнең шактый өлешен үтәгән хуҗалыклар күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятендә план 130,5 процентка (822 тонна урынына 1073 тонна), "Победа”да 122,8 (800 тонна урынына 982 тонна), "Үзәк” МТСның "Знамя” бүлекчәсендә 80,6 (744нең 600 тоннасы), "Волга” кооперативында 79,2 (1262 урынына 1000 тонна), "Базы”да 76 (4438 тоннаның 3378е), Ленин исемендәге хуҗалыкта 72,6 (1401нең 1017 тоннасы) процентка үтәлгән. Төрле сәбәпләр аркасында (корылык һ.б.) көтелгәннән әзрәк күләмдә җыеп алган хуҗалыклар да бар. [ ... " Читать дальше "
Просмотров: 432 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2013 | Комментарии (0)

Узган җомгада җиде авылны үз эченә алган Үрнәк авыл Советы биләмәсендә халык яшәгән пунктларны төзекләндерүгә һәм санитар чистартуга багышланган семинарда, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Биләмә башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева һәр авыл проблемаларын энәсеннән җебенә диярлек белә һәм мөмкин кадәр аларны хәл итәргә тырыша.
Үрнәк авылы биләмәсендә 2800 кеше яши, шуларның 1100е – пенсия яшендәгеләр. Быел авылда юллар күтәртелеп эшләнгән. Моңа Чакмагыш юл ремонтлау-төзү идарәлеге җитәкчесе Риф Хәбибрахман улы Мусин ярдәм иткән. Шулай ук урамнарда яктырту системасы эшләнгән.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 665 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск