9 июльдә безнең редакциягә ерак Казан шәһәреннән кунаклар килде. Алар — "Юлдаш” гәзите редакциясе «Гаилә учагы» журналы хәбәрчеләре Алинә Әмин кызы Җамалиева белән Чулпан Радик кызы Шәрифуллина. Кызлар безгә командировкага — райондашларыбызның катлаулы язмышлары турында материаллар туплау һәм язу максаты белән килгән. Безнең районда "Юлдаш” редакциясендә дөнья күргән "Гаилә учагы”, "Яшьлек” журналларын, "Гаилә бәхете”, "Бәйрәм”, "Гаилә гәзите”, "Мәхәббәт” гәзитләрен күпләп алдыралар икән. Шуңа да кызлар материал эзләп, безнең якларга юл алган. "Юлдаш” редакциясендә чыккан басмаларның төп темасы – социаль мәсьәләләр. Авылларда булган гыйбрәтле хәлләр, кеше язмышлары хакында сүз барган материалларны басмаларны алдыручылар яратып укый. Яшел Үзән районы кызы Алинә Җамалиева "Юлдаш” редакциясендә инде биш ел хезмәт итә икән. Ул Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Чулпан Шәрифуллина – Минзәлә районыннан, ул да шушы университетта белем алып, бер ел буена редакция коллективында матур гына эшләп килә. Командировка дәвамында кызлар Рапат, Митрә-Әюп, Юмаш, Тайняш, Яңа Балтач, Иске Бәшир, Чиялекул, Иске Калмаш, Уйбулат, Ташкалмаш, Тукай авылларында булды. "Сезнең якларда талантлы кешеләр бигрәк күп икән. Рапат авылында Рәсимә апа Ильясова белән очраштык, ул безгә шигъри җыентыкларын бүләк итте, – дип уртаклашты кызлар. – Гомумән, Чакмагышта халык якты йөзле, ярдәмчел, аралашучан, татарча сөйләшүләре бигрәк тә күңелгә хуш килде...” Бер атна дәвамында кызлар кызыклы бик күп материл туплап өлгерде. Алар киләчәктә "Юлдаш” басмалары битләрендә дөнья күрәчәк! Бу биттәге материалларны Лиана Ханмурзина әзерләде. Автор фотолары.
|