|
|
|
|
Главная » 2013 » Июль » 25
Ямьле җәй уртасында район үзәге Чакмагыш авылы урамнарында эш кайный: кайда ике катлы йорт түбәләре алмаштырыла, кайда асфальт түшәлә, подъезд аллары төзекләндерелә. Боларның барысын да Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгының уңган һәм тынгысыз хезмәткәрләре башкара. Район үзәгендә башкарылган эшләр белән якыннанрак танышу максатында без җәмгыять җитәкчесе Рамил Камил улы Агиевка мөрәҗәгать иттек. Ул безне якты йөз белән каршы алды, бүгенге көндә башкарган хезмәтләре хакында җентекләп сөйләп, һәр объектка алып барып, күрсәтеп йөрде. Тәүдә район үзәгенең Гагарин урамында урнашкан 5нче санлы йортка тукталдык. Биредә балта осталары бригадасы ал-ял белми йорт түбәсен заманча материал – профнастилга алмаштыра иде. Өлкән мастер Рузил Ханмурзин җитәкчелегендәге эшләгән Фәвис Суфиянов, Динар Мөхәммәтҗанов, Роберт Насыйбуллин, Илфир Вәлиев, Салават Мәрдәнов эш белән мәшгүль иде. Артабан шушы ук урамдагы 1/1 санлы йортка юнәлдек. Монда инде баш инженер Салават Баянов җитәкчелегендә Марат Сираев, Халит Габдуллин, Александр Бочкарев, эретеп ябыштыручылар Рөстәм Камалов, Азат Сәмигуллин, Данис Ганиев җылыту системасын төзекләндерә иде. Биредә практика үтүче яшь егетләр Илнур Харисов белән Салават Хисамов аларга ярдәм итә. "Йортларда күп еллар дәвамында хезмәт итеп таушалган торбаларны тулысынча полипропилен торбаларга алмаштырабыз. Киләсе җылыту сезонына әзерлек
...
" Читать дальше "
Просмотров: 938 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 25.07.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|