Воскресенье, 28.04.2024, 22:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 16 » Авылдашлар очрашты, шатлыгын уртаклашты
07:50
Авылдашлар очрашты, шатлыгын уртаклашты
Хөрмәтле, райондашлар! Шушы айдан башлап без гәзитебез битләрендә тагын бер кызыклы рубрика – "Ничек яшисең, авыл?” сәхифәсен ачып җибәрәбез. Монда гади авыл кешесе тормышы, авыл яшәешенә кагылган көнүзәк мәсьәләләр яктыртылачак. Сездән инде авылыгызда булган кызыклы хәлвакыйгалар, яңалыклар, сезне борчыган мәсьәләләргә кагылган материаллар көтеп калабыз. Аларны сез  Чакмагыш районы, Ленин урамы, 49 санлы йорт, яисә: liana-gumerova@yandex.ru  электрон почтасына җибәрә аласыз. Яраткан гәзитебезне бергәләп эшлик!
Чәрмәсән тугаенда сыенып утырган Аблай авылында күркәм "Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. 23 июньдә аның кочагына авылның хөрмәтле кунаклары – шушы авылда туып үсеп, аккошлардай төрле якка таралышкан "балалары” кайтты. Биредә яше-карты, читтән кайткан абруйлы кунаклар да бар иде. 
Ямьле Аблай авылында 500дән артык йорт-ихата исәпләнә, монда бер меңнән  артык кеше матур тормыш кичерә. Шуларның яртысы инде хаклы ялда. Өлкән яшьтәге апа-абыйларыбыз матур итеп яшиләр, үзләренең ихата-кураларын гына түгел, авылны төзекләндерүгә, тирә-якны карап, тәртипкә китереп торуга зур өлеш кертәләр. Кыскасы, үзенең туган җире өчен җаннарын бирергә әзер биредә яшәгән халык. Авылның яшәеше, аның башкарылган эшләре җитәкчесенә карап билгеләнә. Аблай авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте биләмәсе башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева үзен эшсөяр белгеч, таләпчән җитәкче итеп танытты. Ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүдә тынгысыз хезмәте өчен ул күптән түгел муниципаль районның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл халкын бердәм итеп туплау, җитәкчелек эшен оста башкару белән беррәттән сандугачтай  моңлы булу да хас Рәфидә Әүлияр кызына. Тирә-якка якты моң бөркеп, ул җыр башкарып үтте.
Җыелган кунакларны тәбрикләү өчен сүз муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсановка бирелде.  Язгы кыр эшләрендә, терлекчелек тармагында яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының җиденче бригадасы уңганнарына хуҗалык җитәкчесе Вадим Соколовның бәйрәм бүләге – баян тапшырылды. Авылның киләчәге – матур итеп дөнья көткән яшь парларга, тирә-якка ямь биреп утырган йорт-кура хуҗаларына да бик күп мактау сүзләре әйтелде. 
Бу көнне табигать тә ямьле кояшы белән генә түгел, яшенләп явып киткән яңгыры белән дә сөендерде. Сабантуй мәйданында күңелле көйләр, бию, җыр-моң яңгырады. Кунаклар тәмле ризыклар белән сыйланды, җитезләр һәм тәвәккәлләр милли уеннарда катнашырга ашыкты. 
Елына бер генә килгән матур бәйрәм күңелләрдә гаҗәеп матур хисләр уятты, онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Просмотров: 1145 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск