Понедельник, 29.04.2024, 00:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 16 » Бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәләре күркәм
07:42
Бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәләре күркәм
Узган җомгада җиде авылны үз эченә алган Үрнәк авыл Советы биләмәсендә халык яшәгән пунктларны төзекләндерүгә һәм санитар чистартуга багышланган семинарда, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Биләмә башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева һәр авыл проблемаларын энәсеннән җебенә диярлек белә һәм мөмкин кадәр аларны хәл итәргә тырыша.
Үрнәк авылы биләмәсендә 2800 кеше яши, шуларның 1100е – пенсия яшендәгеләр. Быел авылда юллар күтәртелеп эшләнгән. Моңа Чакмагыш юл ремонтлау-төзү идарәлеге җитәкчесе Риф Хәбибрахман улы Мусин ярдәм иткән. Шулай ук урамнарда яктырту системасы эшләнгән.  
Биләмә белән танышуны Үрнәк авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигонын караудан башладылар. Ул тимер челтәр койма белән әйләндереп алынган, чүп түгү урынына юл бар, әмма капкасыннан кергән җиренә комташ салырга кирәк. Полигонга кадәр килеп җиткәч, эчкә кертеп бушатырга да бит, ләкин һәр кеше дә башкалар хезмәтенә ихтирам белән карап бетми шул, хәтта территория алдына ук чүбен бушатып китүчеләр дә юк түгел.  Үрнәктән чыгып, Нур һәм Киндеркүл авыллары юнәлешендә юл алдык. Биредә ком-таш юл. Авыллар төзек. Нур авылында 37 ихатада 76 кеше яши. Авыл су белән тәэмин ителгән, фельдшер-акушерлык пункты, шәхси магазин бар. Киндеркүл авылында 268 кеше яши, биредә 116 ихата исәпләнә. Почта һәм кулланучылар җәмгыяте магазиннары да биредә уртак кыек астында, янәшәдәге мәчет бинасы да авылга ямь биреп тора. Шулай ук күпер эшләнелә. Көзгелеккә файдалануга тапшырылачак. Урамнарда тәртип, электр уты, су белән тәэмин итүдә өзлек-лекләр юк.
Алдагы тукталыш – Аблай авылында. Монда 1107 кеше яши, 531 ихата исәпләнә. Авыл халкының мул-җитеш яшәве күзгә ташлана: һәр ихата-кура каралган, күпчелектә профтүшәмә белән ябылган һәм тышланган йортлар, шундый ук коймалар урамга ямь бирә. Балалар бакчасы да эчтән һәм тыштан да төзек, әйбәт. Шулай ук клубларына күз салдык. Клуб бик матур итеп яңа технологияләр буенча эшләнгән. Шактый зур суммага яңа җиһаз-корылмалар алынган. "Базы” кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, ихлас ярдәме әнә шулай сизелә. Мәктәп алдындагы чәчкәләр матур булып күзгә ташлана. Бинасына бик матур итеп ремонт ясалган. Бакчасында яшелчә-җимешне дә мулдан үзләре үстерәләр. Бәрдәсле авылында да күркәм үзгәрешләр күп. Авыл читендә буа буылган. Буаны караганда клуб хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәттеләр. Тәмле чәй эчерделәр. Бу авылда 57 ихатада 117 кеше яши. Бүген Көсәкәйдә яңа суүткәргеч линия салынып ята. Көзгелеккә тапшырылачак, дип исәп тоталар.
Яшь Көч авылында 14 ихатада 15 кеше яши. Яхшы итеп киртәләнелгән коеда суы күп, эчәргә яраклы һәм тәмле дә үзе. Урамда төнлә яктылык бар, йортларга газ һәм электр үткән, юл даими каралып тора. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Кызыл Йолдыз авылында бер генә сугыш ветераны ихатасы калган. Аңа да торакка сертификат бирелеп, бүген ул Чакмагышта яши.
Көсәкәй авылында да эшләр сүз тидерерлек түгел. Биредә 378 кеше яши, 140 ихата исәпләнә. Биләмәне әйләнеп чыгып, яңадан Үрнәккә кайткач, биредәге мәдәният йортын, мәктәп эчен карадык. Әлеге бинада буяу эшләре бара иде. Семинарны йомгаклау өчен авыл клубына җыелдык. Биләмә башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева сорауларга җавап бирде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Геннадий Фотеевич Крюков һәм Равил Хәмит улы Фәизов бүгенге чара хакындагы тәэссоратлары белән уртаклашты, семинарга йомгак ясады.
Шамил Закиров.


Просмотров: 666 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск