Понедельник, 29.04.2024, 06:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 16 » Мал азыгы мул булыр
07:43
Мал азыгы мул булыр
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, әлеге мәлдә хуҗалыкларда мөһим кампания –  мал азыгы әзерләү тулы көчкә башланып китте. 
Быел аеруча печән хәзерләү яхшы бара: беренче чабып алудан үк планда каралган күләмнең шактый өлешен үтәгән хуҗалыклар күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятендә план 130,5 процентка (822 тонна урынына 1073 тонна), "Победа”да 122,8 (800 тонна урынына 982 тонна), "Үзәк” МТСның "Знамя” бүлекчәсендә 80,6 (744нең 600 тоннасы), "Волга” кооперативында 79,2 (1262 урынына 1000 тонна), "Базы”да 76 (4438 тоннаның 3378е), Ленин исемендәге хуҗалыкта 72,6 (1401нең 1017 тоннасы) процентка үтәлгән. Төрле сәбәпләр аркасында (корылык һ.б.) көтелгәннән әзрәк күләмдә җыеп алган хуҗалыклар да бар. [Соңгы көннәрдә урыны белән явып үткән яңгырлар беркадәр өмет уята – аерым урыннарда печән күперә башлады һәм икенче чабып алуга күпмедер печән җыеп алу мөмкинлеге туачагына ышаныч барлыкка килде.
Булганын да кадерләргә кирәк. Шуңа күрә печәнне рулоннарга төреп, фермалар янәшәсенә ташып кую хәстәрен күрәләр. Гомумән алганда, 15 июльгә план үтәлеше 69,3 процент тәшкил итте.
Күп хуҗалыкларда сенажга да төштеләр. Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә, мәсәлән, планлаштырылган 4595 тоннаның 3656сы (79,6 проценты) яхшы сыйфатлы итеп базланырга өлгергән дә инде. "Базы” да 24964 тонна әзерләргә тиешләр, бүген 15360 тоннасы (61,5 процент) тыгызланып базларга тутырылган. "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлекчәсендә планда каралганның 44,4 проценты (1900 тонна), Ленин исемендәге хуҗалыкта 29,2 (2301 тонна), "Заря”да 28,3 (1822 тонна), "Победа”да 40 (1800 тонна) проценты базланып куелган. Тиздән барлык хуҗалыкларда да әлеге мөһим эш кайнап торачак, дип ышандыра белгечләр. Күмәк тырышлык белән уракка керешкәнче мал азыгының шактый өлеше тупланып өлгерәчәгенә шик юк. Табигать шартлары гына уңай торсын, булдыклы механизаторлар маңгай тире тамызып үстерелгәннең барысын да югалтуга юл куймаска вәгъдә итә.

Просмотров: 433 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск