Воскресенье, 28.04.2024, 23:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 18 » Безнекеләр – Башкортстанда иң көчлеләр исәбендә!
08:22
Безнекеләр – Башкортстанда иң көчлеләр исәбендә!
Республикада быел беренче тапкыр Балалар хоккей лигасы оештырылды. Шушы лига кысаларында 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында бәйгеләр зоналарга бүленеп дүрт турда үтте (Хәтерегездәдер 16-17 февральдә икенче туры бездә булды).  Безнең зонада алты команда катнашты. Аларның һәркайсы республика финалына чыгу өчен тырышты. Мондый уңышка, әлбәттә, иң көчлеләр генә иреште. Нәкъ менә безнең районның яшь хоккейчылары, үз  төркемендә көндәшләрен җиңеп, финалга чыкты.
Республика финал ярышлары 9 һәм 10 март көннәрендә Чишмәдә үткәрелде. Үз зоналарында җиңү яулаган Учалы, Чишмә, Куергазы, Балтач һәм  безнең район командалары очрашты. Аларның һәркайсы беренчелеккә ирешү өчен бар көчен,  осталыгын салды. Боз мәйданында җиңүчеләрне ачыклау өчен барган ярышлар киеренке дә, кызыклы да булды. Шулай да иң көчлеләргә генә пьедестал баскычларына күтәрелү бәхете тиде. Нәтиҗәдә уеннарда иң күп балл җыйган Учалы командасы беренче  урынны алды. Икенче  урын Чишмә яшүсмерләренә бирелде. Ә безнең яшь хоккейчыларыбыз өченче урынга чыкты һәм бронза  медаль белән  бүләкләнде. Уенчыларыбызга Дипломнар  тапшырылды. Бу – республика күләмендә зур җиңү. Яшь  хоккейчыларыбыз да үзләрен Башкортстанда иң көчле, бердәм командаларының берсе итеп таныттылар. Уеннарны яхшы итеп оештырган өчен безнең районга Башкортстан Республикасы хоккей федерациясе  тарафыннан иң зур бәһа бирелде. Шушы лига кысаларында Чакмагышның оста хоккейчысы булып танылган Ирек Котдусов истәлегенә дә ярышларның үткәрелүе бу уеннарның  мәртәбәсен тагын күтәрде, республикада  шайбалы хоккей спортын үстерүгә лаеклы өлеш кертте.  Исегезгә төшерәм: якташыбыз истәлегенә булдырылган кубокны безнең команда яулаган иде.
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь хоккейчыларыбыз Эдгар Гыймалетдинов, Тимур Ишниязов, Денис Исхаков, Марат Хантимеров, Альберт Муллаяров, Марсель Усманов, Айбулат Рәкыйпов, Арсен Шәехов, Фидан Камалов, Ранис Йосыпов, Денис Баһауов лига уеннарында иң яхшы уенчылар дип табылдылар. Моннан тыш, Тимур Ишниязов яхшы уен күрсәткән  өчен иганәчеләрнең кыйммәтле бүләгенә дә лаек булды.
Команда составында Чакмагыш гимназиясе һәм беренче мәктәп яшүсмерләре уйнады. Аларның һәркайсы үз командасының җиңүе өчен зур тырышлык салды, ярышларда осталыгын арттырды, тәҗрибә туплады. Һәм, әлбәттә, бу җиңүләрдә тренер Айдар Камалетдиновның  хезмәт өлеше зур. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтим әле:  аның кул астында шөгыльләнгән  1996-1998 елларда туган хоккейчылар, Яшүсмерләр хоккей лигасы  уеннарында катнашып, үз  төркемендә икенче урынны алдылар. Ул шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең "Строитель” хоккей командасы   капитаны буларак та зур эш башкара. Без аңа киләчәктә дә районда балалар һәм өлкәннәр арасында шайбалы хоккей спортын үстерүдә зур уңышлар телибез.
Радик Шәймөхәммәтов,
Чакмагыш балалар-яшүсмерләр 
спорт мәктәбе директоры.

Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск