Понедельник, 29.04.2024, 05:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 18 » Белүчеләр бармы?
08:24
Белүчеләр бармы?
2012 елда Тверь өлкәсенең "Хәтер” эзләнү отряды (ул Виктор, Наталья, Александр Морозовлар гаи-ләсе әгъзаларыннан тора) Ржев районында кызыл-армиячеләрнең сөлдәләрен таба. Алар 1942 елда Ржев өчен барган каты сугышларда һәлак булганнар. Башкортстаннан 43 яугир арасында безнең районнан да бер кешенең документлары табыла. Архивта аның турында түбәндәге мәгълүматлар язылган: «Валеев (Валяев) Шарифьян Газиевич, 1912 г.р., БАССР, Чекмагушевский район, 178 СД, красноармеец, минометчик, погиб 29.11.1942 г. (Калининская) Тверская область, д.Погорелки. Запись в ОБД 1757073. Сестра Шайбанова Ганьсия»
Бу кызылармиячеләр 1942 елда Ржев шәһәреннән 30 километр ераклыкта барган сугышта һәлак булган. Аларның гәүдәләре снаряд воронкасына тупланган һәм балчык белән күмелгән. Сугыштан соң бу урында колхоз басуы булган. Колхоз таралганнан соң басу ташландык хәлгә килә. Шул чакта гына эзләнү отряды каберлекне таба алган. 2013 елның 22 июнендә Ржев районының Погорелки авылына безнең республикадан махсус автобус җибәрү планлаштырыла. Һәлак булганнарның туганнары шушы автобуска утырып бара һәм якташ батырларыбызны искә алу чараларында катнаша ала. Әгәр шушы мәгълүматларга нигезләнеп, Чакмагыш районында яугир Шәрифҗан Гази улы Вәлиевның туганнары табылса, бу хакта аларның безгә түбәндәге адрес буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. Электрон адрес: vladimirvolk@mail.ru, яки 89610519983 телефоны буенча шылтыратырга мөмкин. Бөек Ватан сугышында илебез бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен һәлак булган батыр якташларыбызны эзләү дәвам итә. Без аларны онытмыйбыз, исемнәрен халык күңеленә яңадан кайтару өчен тырышлык салабыз.
Владимир Волков, 
Межгорье шәһәренең "Высота”
 эзләнү отряды командиры.

Просмотров: 649 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск