Понедельник, 29.04.2024, 03:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 12 » Яшь хоккейчылар көч сынаша
07:32
Яшь хоккейчылар көч сынаша
Узган атнада район мәктәпләре укучылары арасында шайбалы хоккей ярышлары үтте. Бәйгегә биш мәктәп вәкилләренең барысы да яхшы кәеф һәм әзерлек белән килгәннәр иде. 
Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Яңа Коты, Митрә-Әюп, Югары Аташ (Имәнлекул) авылларының яшь спортчылары арасында ярышлар бик киеренке барды. Һәр хоккейчы дәрт, яшьлек көче белән шайбаны күршеләрнең капкасына күбрәк кертүгә омтылды. Уеннарда иң яхшы һөҗүмче Руслан Баймиев (Яңа Коты), иң яхшы капкачы Илдар Хәбиров, иң оста сакчы булып Айбулат Рәхипов билгеләнде.
Гимназия белән Яңа Коты вәкил-ләре — 8:2, беренче урта мәктәбе һәм Митрә-Әюп — 9:1, Митрә-Әюп һәм Югары Аташ (Имәнлекул)  — 6:1, беренче урта мәктәп белән (Югары Аташ), Имәнлекул — 8:0, Яңа Коты һәм Митрә-Әюп — 3:1, беренче урта мәктәп һәм гимназия командалары арасында барган уеннар 4:1 исәбенә тәмамланды. Бәйгедә җиңүче булып Чакмагыш беренче урта мәктәбе табылды, икенче урында — гимназия, өченче урын Яңа Коты мәктәбе укучыларында.
Шамил Закиров.

Просмотров: 546 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск