Понедельник, 29.04.2024, 07:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 12 » Гүзәл затлар хөрмәтенә
07:27
Гүзәл затлар хөрмәтенә
7 мартта район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова районның барлык хатын-кызларын язның беренче бәйрәме белән тәбрикләделәр. Гүзәл затларга матур теләкләр күп әйтелде бу көнне. Балалар иҗат үзәгендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр сөекле әниләренә багышланган күңелле җырлар, дәртле биюләр белән шатландырдылар. Илиза белән Урал Гатауллиннар һәм кызлары Эльвина һәм Эльнараларның бергәләп башкарган җырлары да көчле алкышларга күмелде. Район мәдәният йорты сәнгать осталары "Умартачылар” биюе, А.Полякова җитәкчелегендә "Сударушка” хатын-кызлар вокал ансамбле "Ырынбур мамык шәле” җыры белән сокландырдылар. Кыскасы, бәйрәм кичәсендә кадерле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз хөрмәтенә моңлы җырлар күп яңгырады.

Просмотров: 479 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск