Понедельник, 29.04.2024, 00:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 7 » Халыкара хатын-кызлар көне белән!
08:03
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Якты һәм нурлы бәйрәм
Гүзәл затларыбызны  ямьле яз аеның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас тәбриклим! Шушы якты һәм нурлы бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз һәм кадерле картәни, сөекле әни, хәләл-җефет, апа һәм сеңелләребезне, кызларыбызны күңел түреннән чыккан иң матур, иң җылы сүзләр әйтеп котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Борын-борыннан хатын-кыз йорт учагын һәм мәдәни-әхлакый традицияләрне саклаучы булган. Илебезнең якты киләчәген, җәмгыять үсешен тәэмин итүче, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытучы, югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче хөрмәтле хатын-кызларыбызның тормышта тоткан роле бүген тагын да зуррак. Ул җәмгыятебезне рухи яктан берләштерүче дә, хезмәттә һәм җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алсак та, алар зур уңышларга ирешәләр һәм үрнәк күрсәтәләр.
Ә инде изге ана буларак сабыйга гомер бүләк итүе, түземлелек һәм сабырлык күрсәтеп аны багуы, балада асыл кешелек сыйфатлары тәрбияләп үстерүе үзе зур батырлык. Бернинди кыенлыкларга карамыйча күп бала табып үстергән һәм үстерүче аналар аеруча зур хөрмәткә лаек. Өлкән буын кешеләре – картәниләр, әниләр һәм апаларның Ватан алдындагы тиңдәшсез каһарманлыгы, гаять зур авырлыкларны җиңә алуы сокланырлык. Без алар алдында ихтирам белән баш иябез. Кадерле хатын-кызларыбызның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, яшәү сыйфатын күтәрү, гаиләне ныгыту өчен илебездә күп эшләнә һәм бу юнәлештәге хәстәрлекләр киләчәктә тагын да артачак.
Хөрмәтле гүзәл затлар!
Сез – җир йөзендә иң газиз, иң бөек, илаһи затлар бездә киләчәккә өмет-ышаныч уятып, тормышыбызны мәгънәле итәсез, игелекле гамәлләр кылып, шатлык-куанычлар китерәсез, күңелләрне эретерлек җылы сүзләр әйтеп, көннәребезне нурландырып  назлы карашларыгыз белән безне рухландырып яшисез. Сезгә, матурлык һәм назлылык алиһәләренә, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, йортыгызда тынычлык, имин-җитеш тормыш, уңышлар, телим!
Шушы матур бәйрәм көнендә әйтелгән барлык теләкләр дә гамәлгә ашсын!
Риф Йосыпов,
 муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 506 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск