Понедельник, 29.04.2024, 05:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 7 » Район хәбәрләре
07:46
Район хәбәрләре
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Бу көннәрдә машина ихаталарында һәм ремонт остаханәләрендә  чәчүдә катнашачак техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарь ремонтлана, көйләнә, ындыр табакларында орлык әзерләнә һәм башкалар. Киләсе атнада районда белгечләр өчен агрономик фәнни конференция үткәрү планлаштырыла.
***
Бу көннәрдә күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы тракторларга, юл-төзелеш машиналарына, юлсыз урыннарда йөрергә сәләтле башка техникага (каргизгеч һәм башкалар) һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелә. Агросәнәгать комплексына караган андый техниканы тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
***
Хәбәр ителгәнчә, республикада, шул исәптән безнең районда да "Штраф” исеме астында профилактик операция бара. Ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Операция вакытында юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре салынган штрафларны түләмичә йөргән водительләрне ачыклый, аны үзвакытында түләргә кирәклеге турында искә төшерә.
***
"Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында 2012 елда 276 мең бер көнлек һәм 243 мең үстерелгән чебешләр сатылды. Шәхси хуҗалыкларда кош асрарга теләүчеләр өчен бик тә кирәкле булган бу эш быел да башланды. 9 марттан башлап  токымлы бер көнлек бройлер чебешләр сатыла башлаячак. Аларны март, апрель айларында һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сатып алырга була. Үстерелгән бройлер һәм ит-йомырка тавыклары чебешләрен ("Хаббард F-15”, "Смена-7") һәр көнне дә алу мөмкинлеге бар. Фабрикада яңа чыккан чебешләр өчен махсус катнашазык та сатылачак. Сату хаклары үткән елдагыдан бик азга гына арттырылды.

Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск