Хәзер инде күптән күркәм традициягә әверелгән район үзешчәннәре фестивале быел да февраль аенда башлана. Җыр-моң сөюче райондашлар сагынып көтеп алган бу бәйге узган елда республикада игълан ителгән Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышлана. "Гаилә рухы таза булса – сау-сәламәт булыр ил дә” дип исемләнгән халык иҗаты коллективлары смотры 4 февральдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре чыгышы белән башланып китә. 5ендә – Иске Калмаш, 6 февральдә – Яңа Балтач, 7сендә – Үрнәк, 8ендә – Калмашбаш, 11 февральдә – Иске Бәшир, 12сендә – Рапат, 13ендә – Яңа Коты, 14ендә – Тайняш, 15 февральдә – Чакмагыш, тагын да өч көннән – 18дә – Рәҗәп, 19да – Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре чыгыш ясый. 20 февральдә фестивальне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә яшәп иҗат итүче талантлар тәмамлый. Зөһрә Фазлыева.
|