24 гыйнвар көнне район күләмендә үткәрелгән Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр мәктәп беренчелегенә район мәктәпләре арасында чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте. Ярышта 6 мәктәп командалары (Сыйрышбаш, Юмаш, Гимназия, Калмашбаш, Иске Бәшир һәм 1нче урта мәктәп) көч сынашты. 5-8 сыйныф укучылары 3 км арага, 9-11 сыйныфлар (кызлар) – 3 км, малайлар – 6 км арага узыштылар. Киеренке ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 5-8 сыйныфлар арасында 1нче урын Сыйрышбаш, 2нче урын Юмаш, 3нче урын Калмашбаш мәктәпләрендә. 9-11 сыйныфлар арасында 1нче урын Юмаш, 2нче урын Сыйрышбаш мәктәпләрендә, 3нче урын Чакмагыш гимназиясендә.[ Шәхси беренчелектә 5-8 сыйныф кызлары арасында: 1нче урында – Әлфия Мусина (гимназия); 2нче урында – Алия Сәлихова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе); 3нче урында – Энҗе Гәриева (Сыйрышбаш мәктәбе); 5-8 сыйныф егетләре арасында: 1нче урында – Ренат Камаев (Сыйрышбаш мәктәбе); 2нче урында – Денис Гаскәров (Сыйрышбаш мәктәбе); 3нче урында Азиз Шаматов (гимназия); 9-11 сыйныф кызлары арасында: 1нче урында – Альбина Галиева (Сыйрышбаш мәктәбе); 2нче урында – Гөлшат Рамазанова (Калмашбаш урта мәктәбе); 3нче урында – Элина Хаҗиева (гимназия); 9-11нче сыйныф егетләре арасында: 1нче урында – Ильяс Зәкәриев (Сыйрышбаш мәктәбе); 2нче урында – Наил Әхмәдуллин (гимназия); 3нче урында – Илгиз Галләмов (Сыйрышбаш мәктәбе). Ярышлардан аермалы буларак, тагын шуны әйтеп үтәсе килә. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршында велоспорт һәм чаңгы секцияләре эшләп килә. Шушы секцияләргә йөреп призлы урыннарга лаек булган Ильяс Зәкәриев, Элина Гәрәева, Әлфия Мусина, Альбина Галиева — спорт мастерлыгына кандидатлар, команда составында Русия чемпионнары, Илгиз Галләмов – республика беренчелеге призеры да. Бу ярышта Иске Бәшир, Сыйрышбаш, Юмаш, Калмашбаш мәктәпләреннән 4 сыйныф укучыларының актив катнашулары шатландыра. Радик Шәймөхәммәтов, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
|