Четверг, 02.05.2024, 18:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 13
Хөрмәтле чакмагышлылар!
Җаваплылыгы чикләнгән  "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәләге” җәмгыяте тарафыннан 2011-2012 елларда йорт хуҗалыкларыннан чүп-чарны җыеп полигонга чыгару өчен график буенча урамнарда трактор йөртелә. Әле 2012 ел өчен һәр йорт хуҗалыгы белән килешү төзелә. Чыгымнарны  каплату максатында ел әйләнәсенә бер кеше башына 100 сум исәбеннән түләү алу   шарты куела. 
Җәмгыять идарәлеге.

Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре дә уракта һәр минутны эффектлы файдаланып, бөртек суктырганда югалтуларга юл куймыйча эшләргә тырыша. Үстерелгәнне үз техникалары белән җыеп алырга омтылышлары да көчле: кемузардан ярышып, нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр.
Комбайнчылар ярышын тәҗрибәле механизатор Илдус Мөлеков әйдәп бара – үзенә беркетелгән "Полесье” комбайнында 9 августка 8935 центнер ашлык суктырып озатырга өлгергән инде. Ринат Сәмигуллин ("Полесье”, 8258 центнер), Ранис Миңнеханов ("Дон-1500”, 8254 центнер),  Вадим Хилаҗев («Дон-1500», 7312 центнер) белән бергәләп ярыша-ярыша эшли алар. Бу көнгә тулай җыем 31605 центнер тәшкил итә, гектар куәте – уртача 15,7 центнер. ... " Читать дальше "
Просмотров: 519 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

Быелгы чиктән тыш эсселек малчылык тармагында да көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә комачаулый. Көтүлекләрдә дым җитмәүдән үләннәр корып беткәнлектән, барлык хуҗалыкларда да малларны өстәмә тукландырырга омтылалар, төнлә көтү дә товарлылыкны күтәрүдә ярдәм итә. Терлекчеләр һәм зоотехния белгечләренең уртак тырышлыгы белән сөт җитештереп сатуны узган елдагыдан арттыруга ирештеләр. Әгәр былтыр бу вакытта һәр сыердан көненә 14,5 килограмм сөт савып алынган булса, быел район буенча бу күрсәткеч һәр сыердан 15,5 килограмм тәшкил итә. "Герой” (22,6), "Заря” (20,9), "Байбулат” (18,4), "Октябрь” (17,8), Ленин исемендәге (17,6), "Базы” (16,3), "Алга” (15,7) хуҗалыкларында бу күрсәткечләр тагын да югарырак. 

Просмотров: 617 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында урак тәмамлануга бара. 10 августка авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 50985 гектар мәйданның 36185ендә игеннәр тезмәләргә салынган, 35351 гектарда (69,3 проценты) уңыш  тулысынча җыеп алынган. Ындыр табакларына барлыгы 534785 центнер ашлык кайтарылган. Корылыклы ел булса да, гектар куәте район буенча уртача 15,1 центнер тәшкил итә. "Байбулат” (19,7 центнер), "Сәвәде” (19,2) җәмгыятьләрендә, "Заря” (18,6 центнер), "Герой” (17,7), "Победа” (17,1), "Волга” (17), "Алга” (16,4), "Базы” (16,3) кооперативларында уңыш күрсәткечләре уртача район буенчадагыдан югарырак. Вегетация чорында явып үткән сирәк яңгырлар сабанашлык культураларының уңышын беркадәр күтәрә төшсә дә, узган елдагы күрсәткечтән күпкә түбәнрәк ашлык алына. Бүген бөтен көч басулардагы уңышны тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелә.

Просмотров: 496 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск