Пятница, 03.05.2024, 03:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 27
"Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында урак кызган мәлдә булып, биредәге эшләр торышы, киләчәккә уй-планнары белән гәзитебезнең быел 4 августта дөнья күргән 90нчы санында "Яхшы киләчәккә ныклы нигез” дигән баш астындагы мәкаләдә язып чыккан идек инде. Хуҗалыкның баш агрономы, бер үк вакытта рәис урынбасары да Гали Гаделҗан улы Хаҗиев белән тагын да бер күрешергә вәгъдәләшеп саубуллашканда ул яңа техника алу, өр-яңа агротехник чараларны өйрәнеп кулланылышка кертү һәм башка максатлары белән уртаклашкан иде.
Бүген биредә сүз белән эш берлеге күзгә ташланып тора. Басуларда һәр җирдә хезмәт кайный. Иң беренче булып 110 гектарлы икенче бригада басуында тукталдык. Биредә Илшат Тимашев хезмәтләндергән чәчкеч агрегатында Азат Макулов белән Илгиз Акчурин чәчкечләрдә гербицид белән эшкәртелгән орлыкның тиешле тирәнлектә тыгыз күмдерелә баруын күзәтә. Өр-яңа "Кировец-744” тракторында Фәнүз Кашаев чиста пар җирләрен чәчкеч алдыннан тагын бер тапкыр йомшартып, тигезләп бара. Олег Таһиров үзенә беркетелгән "ЗиЛ” автомашинасында чәчү орлыгы ташый.  
–Егетләр сыната торганнардан түгел, – ди Гали Гаделҗан улы. – Бар тырышлыгын салып, алар киләсе ел уңышына ныклы нигез салырга омтыла. Орлыкны эшкәртер өчен дә, шулай ук пар җирләрен чүп үләннәреннән арындыру максатын да күздә тотып,  600 мең сумлык гербицидлар алдык. Һәр бригадада да чәчү технологиясе төгәл үтәлә. Соңгы көннәрдәге явымнар өметләребезне, һичшиксез,  аклар,  дип ышанабыз. ... " Читать дальше "
Просмотров: 596 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.08.2012 | Комментарии (0)

Чакмагыш егете Ленар Рәшитов белән Иске Калмаштан Вадим Кәбиров быелдан башлап Туймазы шәһәрендәге "Олимпияче-Альянс” спортчылар әзерләү интернат-мәктәбендә белемнәрен күтәреп, осталыкларын ныгытачак. Аларның үзләрен чын ринг осталары итеп танытачаклары һичшиксез, алда әле.
Район үзәгендә "Чыңгыз” боксчылар клубында тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов кул астында шөгыльләнеп, егетләрнең икесе дә сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтте. Район, республика күләмендәге мәртәбәле ярышларда тәҗрибә туплап, Русия күләменә дә чыкты алар. Ленар, мәсәлән, күптән түгел Татарстанда үткән бәйгедә чемпион исемен яулады, Вадим да анда үзен сәләтле спортчы итеп күрсәтә алды. Икесе дә – икенче разряд нормативларын үтәгән боксчылар. Өметле киләчәк баглаган егетләрне күреп алып, әнә шулай махсус спорт мәктәбенә кабул иттеләр. Тәҗрибәле педагоглар, оста спортчы-тренерлар кул астында аларның тагын да югарырак уңышлар яулаячагына ныклы өметләнәбез.
Биеклекләрне кыюлар яулый, диләр. Чакмагыш җиренең кыю, тәвәккәл уллары Ленар белән Вадим бокста да, кикбоксингта да үз сүзләрен әйтәчәк әле.
Просмотров: 536 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск