Четверг, 02.05.2024, 19:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 03
Агымдагы елның 20-27 августында республикабызның Бәләбәй районындагы "Акчарлак” ("Чайка”) ял базасында "Мин гражданин – 2012” төбәкара яшьләр форумы үтәчәк. Ул фәнни-мәгариф, мәдәни-күңел ачу һәм башка программалардан торачак. Форум программалары чикләрендә яшьләр сәясәт, дәүләт һәм муниципаль идарәлек, икътисад һәм район хуҗалыклары үсеше, шәхси эшкуарлык һәм инновацияләр, иҗтимагый компанияләр, массакүләм акцияләр һәм гражданлык инициативалары өлкәсендә белемгә һәм практик күнекмәләргә ия булачак. Форумда 16дан 35 яшькәчә гражданнар катнаша ала. Оештыру иганәсе күләме – 3000 сум. Анда катнашуга бәйле сораулар белән Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70 адресы буенча Яшьләр үзәгенә яки 3-12-63 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Индира Гәрәева
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 375 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.08.2012 | Комментарии (1)

"Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы кайчан гына әле бөтен районда иң алдынгылар исәбендә иде. Биредә иң көчле үсешкән икътисад булды, басуларда гөрләп эш кайнады, фермаларда сөт савып алу һәм мал симертү, сарык ите һәм йоны җитештерү, чабышкы атлар үрчетү буенча рекордлар куелды. Узган гасырның туксанынчы еллары бөтен ил икътисадын үзгәрткәндә, әлбәттә, искекалмашлыларга да аның шаукымы зур булды. Икътисади көрчек гөрләп барган эшләрне сүлпәнәйтте, хуҗалыкта эшләүчеләрнең беркадәрлесе, төрле сәбәпләр аркасында, читкә тартылды. Төп эшче көчләр азайгач, өстәвенә терәк баганалар булырдайлары, өлкәнәеп, хаклы ялга киткәч, "Кызыл Октябрь”нең төсе уңды – ул инде "Октябрь” хуҗалыгы гына булып калды, елдан-ел  эшләре түбәнгә тәгәрәде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 790 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.08.2012 | Комментарии (0)

Чакмагыштагы зур җитештерү объекты – сөт заводы төзелеше тәмамлану алдында. Җиһазлар урнаштырылып беткәч, белгечләр көйләү эшләрен башкардылар. Завод корылмаларын август урталарында сынап, файдалануга тапшыру планлаштырыла. 
*    *    *
Чакмагышның көнчыгыш өлешендә быел яз төзелә башлаган ике катлы балалар бакчасы бинасының стеналары күтәрелә башлады. Төзелеш эшләре графиктан артта калмасын өчен, социаль объектны билгеләнгән вакытта сафка бастыру максатында төзүчеләр алдына эш темпын кискен тизләтү бурычы куелды.

Просмотров: 463 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.08.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча бүлеге сәламәтлеге  торышы буенча яраклы егетләрне урындагы ДОСААФ оешмасында "С” категорияле водитель белгечлеге буенча укыту өчен курсантлар сыйфатында кабул итә. Уку түләүсез. Егетләрне шушы һөнәрне үзләштерү өчен укырга чакырабыз.
Алик Алиев,
Башкортстан Республикасы хәрби
комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары 
буенча бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы.

Просмотров: 439 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск