Пятница, 03.05.2024, 01:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 13 » Югалтуларга юл куймыйча
08:31
Югалтуларга юл куймыйча
"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре дә уракта һәр минутны эффектлы файдаланып, бөртек суктырганда югалтуларга юл куймыйча эшләргә тырыша. Үстерелгәнне үз техникалары белән җыеп алырга омтылышлары да көчле: кемузардан ярышып, нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр.
Комбайнчылар ярышын тәҗрибәле механизатор Илдус Мөлеков әйдәп бара – үзенә беркетелгән "Полесье” комбайнында 9 августка 8935 центнер ашлык суктырып озатырга өлгергән инде. Ринат Сәмигуллин ("Полесье”, 8258 центнер), Ранис Миңнеханов ("Дон-1500”, 8254 центнер),  Вадим Хилаҗев («Дон-1500», 7312 центнер) белән бергәләп ярыша-ярыша эшли алар. Бу көнгә тулай җыем 31605 центнер тәшкил итә, гектар куәте – уртача 15,7 центнер.
Каран авылы янәшәсендәге сабанашлык бодае басуы 138 гектар мәйданны били. Быелгы корылык, әлбәттә, бу якларны да урап үтмәде – игеннәрнең сабагы да тиешледән кыскарак, башаклар да башка еллардагыдан кайтышрак, бөртекләр дә юкарак. Менә шул булганын да әрәмгә җибәрмәскә, тиешле вакытын кулдан ычкындырмый, сабакта көенчә дә, суктырган чакта да югалтмаска омтыла геройлылар. Комбайн бункерларыннан гәрәбәдәй бөртекләрне ындыр табагына ташучы водительләр бәйгесен Мөнир Гаскәров әйдәп бара – "ЗиЛ” автомашинасында ул 6580 центнер бөртек кайтарган. Хезмәттәшләре Фәнүн Рәхимов (6214 центнер), Венер Рәхимов (5720 центнер), Хәдис Миһранов (5430 центнер), Рөстәм Нуриев (3215 центнер) та күрсәткечләрен көннән-көн арттыра баралар.
Әйткәнемчә, биредә һәр минутның кадере зур. Техника ватылып, сафтан чыкмасын һәм уракта тоткарлык тудырмасын өчен көйләүче оста һәм эретеп ябыштыручы басуда ук дежурда тора. Без булганда күчмә агрегатын Рәзиф Шакиров идарә иткән янгын сүндерү машинасы тагып, эретеп ябыштыручы Радим Рәхимов Каран басуына да килгән иде. 
Комбайннар артыннан башагы суктырылган салам  тезмәләрен тыгызлап төргәкләргә урыйлар. Әлеге басуда бу эш белән тырыш механизаторлар Линар Хәбибуллин белән Ринат Усманов шөгыльләнә иде. Бу эштә дә югары осталык сорала. Тезмәләр юка, салам кыска булганлыктан, тыгызлап төрү агрегатын яхшылап көйләү генә саламны югалтуга юл куймый. Ә 2010 елда шул саламны гына да меңнәрчә чакрымнардан зур чыгымнар салып ташып мал кышлаткан чаклар булуын һич онытасы юк. Төргәкләрне ферма ихатасына кайтарып өйгәч, бушап калган басуларны туңга сөреп куялар. Тиздән, урак эшләре тәмамлангач, бөтен игътибар силос салуга юнәлтеләчәк. "Герой” хуҗалыгында хезмәт салучы уңганнарның монда да сынатмаячагына шик юк.
Фәнис Әмирханов.


Просмотров: 520 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск