Район хуҗалыкларында урак тәмамлануга бара. 10 августка авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 50985 гектар мәйданның 36185ендә игеннәр тезмәләргә салынган, 35351 гектарда (69,3 проценты) уңыш тулысынча җыеп алынган. Ындыр табакларына барлыгы 534785 центнер ашлык кайтарылган. Корылыклы ел булса да, гектар куәте район буенча уртача 15,1 центнер тәшкил итә. "Байбулат” (19,7 центнер), "Сәвәде” (19,2) җәмгыятьләрендә, "Заря” (18,6 центнер), "Герой” (17,7), "Победа” (17,1), "Волга” (17), "Алга” (16,4), "Базы” (16,3) кооперативларында уңыш күрсәткечләре уртача район буенчадагыдан югарырак. Вегетация чорында явып үткән сирәк яңгырлар сабанашлык культураларының уңышын беркадәр күтәрә төшсә дә, узган елдагы күрсәткечтән күпкә түбәнрәк ашлык алына. Бүген бөтен көч басулардагы уңышны тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелә.
|