Быелгы чиктән тыш эсселек малчылык тармагында да көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә комачаулый. Көтүлекләрдә дым җитмәүдән үләннәр корып беткәнлектән, барлык хуҗалыкларда да малларны өстәмә тукландырырга омтылалар, төнлә көтү дә товарлылыкны күтәрүдә ярдәм итә. Терлекчеләр һәм зоотехния белгечләренең уртак тырышлыгы белән сөт җитештереп сатуны узган елдагыдан арттыруга ирештеләр. Әгәр былтыр бу вакытта һәр сыердан көненә 14,5 килограмм сөт савып алынган булса, быел район буенча бу күрсәткеч һәр сыердан 15,5 килограмм тәшкил итә. "Герой” (22,6), "Заря” (20,9), "Байбулат” (18,4), "Октябрь” (17,8), Ленин исемендәге (17,6), "Базы” (16,3), "Алга” (15,7) хуҗалыкларында бу күрсәткечләр тагын да югарырак.
|