Пятница, 29.03.2024, 08:22

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

Главная » 2012 » Май » 24
Тормыш көткәндә төрле авыр хәлдә торып калган гаиләләргә ярдәм кулы сузу, аларны өсләренә ябырылган проблемалар белән ялгыз калдырмау максатында муниципаль район хакимияте карамагында махсус ведомствоара киңәшмә эшли. Ун биш әгъзаны берләштергән әлеге оешмага муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков җитәкчелек итә. Ведомствоара киңәшмә утырышлары һәр квартал саен, кайчакта, кирәк булганда, ешрак та үткәрелә һәм ашыгыч рәвештә комиссиянең махсус ярдәме таләп ителгән очракларда төрле сәбәпләр аркасында кыен хәлдә калган гаиләләргә игътибар күрсәтелә. Чираттагы шундый утырыш күптән түгел Юмаш авылы мәдәният йортында урнашкан китапханәнең уку залында үтте. Киңәшмә эшендә урындагы, шулай ук күрше Яңа Балтач, Үрнәк, Чакмагыш авыл биләмәләре хакимият башлыклары һәм махсус белгечләре катнашты.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 678 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Шимбә, 26 майда, Чакмагыш авылы халкын Беренче май урамы ягындагы (янгын сүндерү часте арты) зиратны төзекләндереп, тазарту өмәсенә чакырабыз. Иртәнге 10нан махсус техника бүленәчәк, тупланган чүп-чар полигонга чыгарып түгеләчәк. Барлык авылдашларның әлеге изге эштә катнашуын сорыйбыз.
Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте.
Просмотров: 465 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Шушы атнадан республика районнарында сабан туйлары башлана. Башкортстан Президенты сабан туйларын үткәрү графигын раслады. Алар Әлшәй, Авыргазы, Балтач, Бүздәк, Бөрҗән, Зианчура, Мәләвез районнарында – 26, Бишбүләк районында 27 майда үтәчәк. Күпчелек районнарда бөтенхалык бәйрәме 2 июньгә планлаштырылган. Нәкъ шушы көне, алдан әйтелгәнчә, ул безнең районда да булачак. Аннары Баймак районында – 9, Салават районында 16 июньдә үткәрелеп, аларда да язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авыл хуҗалыгы алдынгылары тәбрикләнәчәк, төрле спорт ярышлары, халык уеннары оештырылачак.

Просмотров: 633 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Приют поселогында агымдагы елның 28 гыйнварында булган фаҗига турында хәбәр ителгән иде инде. Ул вакытта 16 гаилә йортсыз калды. Үкенечкә каршы, анда биш кеше һәлак булды. Фатирда газ шартлавыннан соң җимерелгән торак йортны караганнан соң, Башкортстан Президенты каза күрүчеләргә ашыгыч рәвештә яңа йорт салу турында боерык чыгарды. Яңа йорт 31 гыйнварда төзелә башлады һәм төзелеш барышы даими контрольдә тотылды. Һәм менә республика бюджетыннан бүленгән акчага төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. 19 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бәләбәй районында булып, зыян күрүчеләр өчен Приют поселогының "33нче квартал” микрорайонында тиз арада төзелгән яңа торак йорттагы фатирлар ачкычларын хуҗаларына тапшырды. Рөстәм Зәки улы йортны иң кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп өлгерткәннәре өчен төзүчеләргә һәм ярдәм кулы сузучы башка кешеләргә, оешма-предприятие коллективларына рәхмәт әйтте. Каза күрүчеләр исә шундый зур хәстәрлек күргәне, сүзендә торганы өчен Президентка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Просмотров: 410 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Русия җыелма командасы совет чорыннан соң 1993, 2008 һәм 2009 елларда хоккей буенча дөнья чемпионы булган иде. Үткән елда, белүебезчә, финалга чыга алмадылар, дөнья чемпионатында бары тик дүртенче урында торып калдылар. Ниһаять, быел Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелек иткән команда бу югары исемне яңадан кайтарды – Русия җыелма командасы дөнья чемпионы булды! Финляндия белән Швециядә үткән дөнья чемпионатында безнекеләр барлык 10 матчта да ышанычлы җиңделәр. Бу җиңүләр төп уен вакытында яуланды һәм Русия хоккейчылары үзләрен янә дөньяда иң көчле, иң бердәм команда итеп танытты. Русиялеләр финалда Словакия командасы белән очрашты. Чехларны җиңеп, финалга чыккан словаклар безнекеләрдән 6:2 исәбе белән җиңелде.
Әфарин, егетләр!

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск