Воскресенье, 28.04.2024, 22:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 24 » Каза күрүчеләргә - яңа фатирлар
07:44
Каза күрүчеләргә - яңа фатирлар
Приют поселогында агымдагы елның 28 гыйнварында булган фаҗига турында хәбәр ителгән иде инде. Ул вакытта 16 гаилә йортсыз калды. Үкенечкә каршы, анда биш кеше һәлак булды. Фатирда газ шартлавыннан соң җимерелгән торак йортны караганнан соң, Башкортстан Президенты каза күрүчеләргә ашыгыч рәвештә яңа йорт салу турында боерык чыгарды. Яңа йорт 31 гыйнварда төзелә башлады һәм төзелеш барышы даими контрольдә тотылды. Һәм менә республика бюджетыннан бүленгән акчага төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. 19 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бәләбәй районында булып, зыян күрүчеләр өчен Приют поселогының "33нче квартал” микрорайонында тиз арада төзелгән яңа торак йорттагы фатирлар ачкычларын хуҗаларына тапшырды. Рөстәм Зәки улы йортны иң кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп өлгерткәннәре өчен төзүчеләргә һәм ярдәм кулы сузучы башка кешеләргә, оешма-предприятие коллективларына рәхмәт әйтте. Каза күрүчеләр исә шундый зур хәстәрлек күргәне, сүзендә торганы өчен Президентка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Просмотров: 417 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск