Четверг, 21.11.2024, 14:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 24 » Авыр хәлдән чыгу юлы – бердәмлектә
07:51
Авыр хәлдән чыгу юлы – бердәмлектә
Тормыш көткәндә төрле авыр хәлдә торып калган гаиләләргә ярдәм кулы сузу, аларны өсләренә ябырылган проблемалар белән ялгыз калдырмау максатында муниципаль район хакимияте карамагында махсус ведомствоара киңәшмә эшли. Ун биш әгъзаны берләштергән әлеге оешмага муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков җитәкчелек итә. Ведомствоара киңәшмә утырышлары һәр квартал саен, кайчакта, кирәк булганда, ешрак та үткәрелә һәм ашыгыч рәвештә комиссиянең махсус ярдәме таләп ителгән очракларда төрле сәбәпләр аркасында кыен хәлдә калган гаиләләргә игътибар күрсәтелә. Чираттагы шундый утырыш күптән түгел Юмаш авылы мәдәният йортында урнашкан китапханәнең уку залында үтте. Киңәшмә эшендә урындагы, шулай ук күрше Яңа Балтач, Үрнәк, Чакмагыш авыл биләмәләре хакимият башлыклары һәм махсус белгечләре катнашты. 
Көн тәртибенә тикшерүгә дүрт мөһим мәсьәлә чыгарылды. Тәүдә ведомствоара киңәшмә рәисе Геннадий Крюков сүз алып, узган 2011 елда һәм агымдагы елның тәүге дүрт аенда республикабызда, шулай ук безнең районда шушы юнәлештә башкарылганнарга анализ ясады. "Бер генә кеше дә, гаилә дә бәлале хәлдә ялгыз калдырылырга тиеш түгел, – диде ул. – Җәмгыятьтә элек-электән бәла-каза очракларында күмәклек белән җиңеп чыгу юлларын эзләгәннәр, бер-береңә ярдәмләшеп, хәл белешеп тору халкыбызның канына сеңгән. Һәр биләмәдә, һәр авылда игътибардан читтәге кеше калмасын өчен тырышыйк”.
Исеменнән үк күренүенчә, әлеге киңәшмә (гадәттә, русчалаштырып "совет” диләр) төрле хәлләргә дучар булып, тормыш көткәндә ниндидер кыенлыклар кичерүче кешеләргә, бигрәк тә гаиләләргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. Күптән түгел генә координацион совет утырышында халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге социаль педагогы Наилә Идрис кызы Шәфыйковага шушы киңәшмә эшчәнлеген алып бару бурычы йөк-ләтелде. Һәр авыл биләмәсендә бу өлкәдә эшләүче белгечләр белән берләшеп, ярдәм таләп ителгән гаиләләрне исәпкә алып, һәр-кайсының хәленә кереп, кулдан килгән кадәр игътибар күрсәтергә тырышалар. Ведомствоара киңәшмә әгъзалары арасында муниципаль район район хакимияте бүлекләре, башка ведомстволар вәкилләре дә булуы килеп туган хәлләрдә мәсьәләне оператив чишү мөмкинлеге тудыра. Юмаш авыл китапханәсенә дә киңәш кору өчен һәммәсе дә килгән иде. Наилә Идрис кызының чыгышыннан соң көн тәртибендәге өченче мәсьәлә – шушы биләмәдә авыр хәлдә калган гаиләләр белән эшчәнлек торышы турында хисап тикшерелә башлады. Биредәге комиссия рәисе Ольга Ивановна Михайлованың чыгышыннан күренүенчә, биләмәдә авыр тормыш хәлендә торып калган 8 гаиләдә 18 бала тәрбияләнә икән. Гаиләләрдәге хәлләрнең күбесе әти-әниләренең эчкечелек сазлыгына таба атлавы, шул сәбәпле эшсез – димәк, гаиләләре керемсез калуга бәйле. Бер гаиләдә, мәсәлән, ныклы гына эш урыны булмаса да, ир кеше азмы-күпме эшләп акча таба, ләкин гаилә учагында куз сакларга тиеш әни (шулай атарга яраса инде…), сабыйга тиешле пособие акчасы кулга эләгү белән, берничә көнгә билгесез якка чыгып олага, үзе кебек әшнәләре белән кәеф-сафа корып ята һәм, ачыга башлагач, яңадан кайтып керә икән. Икенче гаиләдә тавык кетәге кебек кенә вакытлыча йортта алты җан – ир белән хатын һәм дүрт бала утын ягып гомер кичерә икән. Иң мөһиме – дүртенче сабый өчен ана капиталына сертификатлары бар, авылда сатып алып яшәп торырлык йортлар да табыла ала. Ләкин… әни кешенең чит районда пропискадан төшәсе килми, өстәвенә иренең туганнары янәшәсендә яшәргә теләге юк. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмыйлар, шулай да бердәмлек җитеп бетмәү сәбәпле, үз-үзләрен генә түгел, гөнаһсыз сабыйларын да авыр хәлгә куйган бу икәүгә психолог ярдәме һәм урындагы  биләмә хакимиятенең игътибары гына таләп ителә. Бер ханым, үзе белдерүенчә, чирле әнисен тәрбияләр өчен авылга кайткан. Әмма, киресенчә, бүген чирле пенсионер әбигә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан кызы өстенә мәктәптә укучы оныгын дә тәрбияләргә туры килә. Ханымның район үзәгендә ике бүлмәле фатиры ташландык хәлгә китерелгән, өстәвенә коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычлары йөз мең сумнан артык икән инде. Бу очракта комиссия әгъзалары әлеге хатынны акылга килергә өндәп, эш урыны табарга ярдәмләшергә вәгъдә иттеләр. Ә кеше үзен-үзе кулга алмаса, аның язмышында ярдәм күрсәтергә теләкнең генә файдасы бәләкәй. 
Биләмә башлыгы Анатолий Васильевич Антонов үзенең чыгышында мондый гаиләләр белән артабан да ныклап эшләргә вәгъдә итте, берсе дә читтә калмас, дип ышандырды.
Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин өч гаиләне исәптән төшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Беренчесендә әни булу хокукыннан мәхрүм ителгән ханымның ике сабые картәтисе һәм картәнисе кулына тапшырылып, яхшы тәрбия күрә башлаганнар, икенче – янгында каза күргән гаилә муниципаль район хакимиятеннән дә, эшләгән урыныннан һәм туганнарыннан да матди ярдәм белән тораклы булган, хәлләр яхшырган һәм читтән ярдәмгә мохтаҗлык юк. Өченче очракта җилбәзәк ханымның башка районга күченеп китүе билгеле булу, сабыеның балалар йортына тапшырылуы исәптән төшерү өчен сәбәп булды.
Үрнәк авыл биләмәсендә исәптә торган өч гаиләгә карата да игътибарны тагын да көчәйтә төшәргә карар ителде. Әти-әниләрен тәүбәгә китереп, сәламәт тормыш рәвешенә кайтару мөмкин булмаса, биредә дә, ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп, сабыйларны дәүләт карамагына тапшыру кирәк булачактыр инде. Киңәшмә әгъзалары, мондый катгый адымга барганчы, әлеге гаиләләр башлыкларына төзәлергә соңгы тапкыр мөмкинлек биреп карарга булдылар.
Балтач авыл Советының Яңа Каръяуды авылында көн күрүче "авыр” гаилә белән дә югарыда телгә алынганча эш итәргә карар ителде. Биләмә башлыгы Наил Гамбир улы Шакиров әхлак кануннарына сыя алмаган яшәү рәвеше алып баручы егерме җиде яшьлек ханым белән бөтен җәмәгатьчелек ярдәмендә эш-ләячәкләрен белдерде.
Әйе, тормышта төрле хәлләр була. Әмма җәмгыятьтә янәшәдә кемгәдер авыр чакта берәү дә битараф калырга тиеш түгел. Ведомствоара киңәшмә әгъзалары моны һәрвакыт истә тота һәм киләчәктә дә эшчәнлекләрен яшәешебезне ямьсезләүче күренешләргә каршы аяусыз көрәш белән дәвам итәчәкләр.
Фәнис Әмирханов. 


Просмотров: 681 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск