Среда, 17.04.2024, 00:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 12
Ямьле май аенда ел саен билгеләнеп үтелүче Җиңү көне – безнең тормышыбызда иң кадерле, якты һәм бөек бәйрәм. 
Кырык бишенче елның 9 мае кешеләр хәтерендә мәңге җуелмас. Вакыт үтү белән Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына бара. Без җиңүче буынның тиңдәшсез батырлыгы, аларның данлы эшләре каршында түбәнчелек белән баш иябез, аларны онытмыйбыз, рәхмәт әйтәбез.Менә быел да бу истәлекле көнне илебез шәһәрләре һәм авылларында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүенең 67 еллыгы зур бәйрәм итеп билгеләнде. Башкалабыз Мәскәүдә, герой исеменә һәм хәрби данга лаек башка шәһәрләрдә хәрби парадлар үткәрелде. Шул исәптән, безнең районда да бөтенхалык бәйрәме истә калырлык итеп уздырылды.
Чакмагыш үзәгендәге Җиңү паркына халык иртүк җыела башлады. Ватан сугышына бәйле җырлар, дәртле маршлар тавыш көчәйткеч аша тирә-якка яңгырый. Сәгать 10 тулгач, күкрәкләренә орден-медальләр таккан Бөек Ватан сугышында катнашучылар (ни үкенеч, алар арабызда елдан-ел азая) һәм тыл хезмәткәрләре, район 
җәмәгатьчелеге яшь барабанчы кызларның тигез ритмнары яңгыравы астында Җиңү паркына юнәлде. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл-обелискка һәм якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Василий Николаев һәм Габдрахман Латыйпов, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның бюстлары алдына тере чәчәкләр салдылар, 
Җиңү көненә багышланган тантаналы митингны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин ачты.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады.
–Җиңү – безнең бөек мирасыбыз, ул 27 миллион ватандашыбызның гомере белән яуланды. Алар яшь иделәр, тормышны сөйделәр, тыныч хезмәт, туган якларга кайту турында хыялландылар, әмма бронза солдат рәвешендә генә әйләнеп кайттылар. Бүген без ата-бабаларыбызның яу кырында күрсәткән үлемсез каһарманлыгына һәм тылдагы хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтеп, Чакмагыш районы улларын һәм кызларын зур рәхмәт сүзләре белән искә алабыз, – дип ул илебезне, бөтен дөнья 
Сугыштан соң да җиңел булмый райондашларга. Югалту ачыларын татыган, җиңү шатлыкларын кичергән чакмагышлылар дистәләгән ел дәвамында киеренке хезмәт салып, сугыш вакытында җимерелгән халык хуҗалыгын тергезәләр, аны тыныч юлга күчерәләр. Өлкән буын безгә зур мирас – күпмилләтле илебезгә мәхәббәт һәм бирелгәнлек, патриотизм калдырды. Без бүген җиңүче солдат безгә калдырган иң изге, иң кадерле нәрсәне –  Тынычлык һәм Азатлыкны сакларга бурычлыбыз. ... " Читать дальше "
Просмотров: 1097 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.05.2012 | Комментарии (0)

17 мая 2012 года в 10 часов в здании Дюртюлинского межрайонного следственного отдела следственного управления Следственного комитета Россиийской Федерации по Республике Башкортостан, расположенном по адресу: г.Дюртюли, ул.Зарипова, 5/а, руководителем следственного управления по РБ генерал-майором юстиции КАСЬЯНОВЫМ АЛЕКСЕЕМ АНАТОЛЬЕВИЧЕМ будет осуществляться личный прием граждан по вопросам, относящихся к компетенции Следственного комитета Российской Федерации.  Желающим попасть на прием необходимо предварительно записаться в канцелярии следственного отдела по адресу: г.Дюртюли, ул.Зарипова, 5/а, либо по телефону: 8(34787) 3-10-92.

Просмотров: 421 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.05.2012 | Комментарии (0)

7 майда Кремльнең Зур сараенда Владимир Путинның Русия Федерациясе Президенты вазифасын үтәүгә керешү тантанасы үтте. Тантанага барлыгы 3 меңгә якын кеше чакырылган иде.
Тантана Кремльнең Собор мәйданында башланды. Гамәлдәге Президент Дмитрий Медведев Президент полкы белән хушлашты. Үзенә күрсәтелгән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт әйткәннән соң, Владимир Путинга Президент вазифасын башкарган вакытта уңышлар теләде.
Дмитрий Медведев Русия Федерациясенең сайланган Президентына Президент власте символын тапшыргач, Владимир Путин ант кабул итте һәм РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Президент вазифасына керешүе турында игълан итте.
"Гомеремнең мәгънәсе һәм үз бурычым итеп мин Ватаныма, халкыма хезмәт итүне күрәм”, – диде Владимир Путин уң кулын РФ Конституциясе тексты язылган китап өстенә куеп. Халык тынычлыгы, иминлеге һәрвакытта да барысыннан да өстен булуын һәм русиялеләрнең ышанычын аклар өчен бар көчен салачагын әйтте. Тантаналы чара Владимир Путинга Русиянең стратегик атом-төш көчләре белән идарә итүне тапшыру белән тәмамланды. 
Просмотров: 539 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск