Суббота, 20.04.2024, 12:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 02
Район хуҗалыклары апрель аенда байтак авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналары сатып алды. "Герой” кооперативы «Джон Дир» чәчү комплексына ия булды. Шулай ук бер "Беларусь” тракторы, ике "Полесье” ашлык комбайны, бер "Хозяин” азык тараткыч кайтарылды. "Базы” кооперативы сигез тәгәрмәчле трактор, ике төягеч, "Сәвәде” җәмгыяте мал азыгы җыю комбайны, Ленин исемендәге — ике "Агромах- 4800” чәчкече, "Алга” — ике "СЗ-3,6” чәчкече сатып алды.
***
Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының дәүләт инспекторы һәм авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыклары белән берлектә үткәрелгән рейд-тикшерүләр вакытында кайбер биләмәдә җирне пычрату фактлары ачыкланды. Яңа Балтач һәм Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәләрендә, мәсәлән, 15 кеше чүбен теләсә кая ташлаган өчен администртатив җаваплылыкка (бер мең сум һәм аннан да югары) штрафка  тарттырылды.

Просмотров: 626 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Узган елда район биләмәсендә 35 янгын чыкты, анда 2 млн.300 мең сумлык матди зыян килде. 50 янып китү очрагы булды. Янгыннар 17 торак йортны, 14 ихата-каралтыны, 4 автотранспортны юк итте яки зыянлады. Янгыннар саны элекке ел белән чагыштырганда дүрт очракка артыграк. Ут-ялкында өч кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 2 кеше коткарылды һәм 20 млн сумнан артык матди байлык саклап калынды.
Агымдагы елның 22 мартына янгын чыгуның 8 очрагы теркәлде, 600 мең сумлык матди зыян килде. Бу казаларда 4 торак йорт, 3 ихата-каралты һәм бер склад янды яки зыян күрде. 5 млн сумлык матди байлык сакланып калынды.
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 94 санлы янгын часте һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре авыл биләмәләре һәм торак оешмаларының штаттан тыш инспекторлары тарафыннан агымдагы елда  2251 торак йорт тикшерелде, шуларның 26сы – күп катлы, 76сы – күп балалы гаиләләр, 74е – ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, 61е авыр хәлдә калган гражданнар яшәгән йортлар. Алар җиде оешмага һәм предприятиегә карый.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре 3900 кешегә аңлатылды. 10 кешегә 52 мең сумлык администртатив бе ... " Читать дальше "
Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Кеше гомерен, матди байлыкны саклап калуга, иминлегебезне тәэмин итүгә без һәрчак әзер торырга тиешбез. Монда профилактика-кисәтү чаралары, без эшләгән биналарны, яшәгән торак йортларны янгын хәвефсезлеге таләпләренә яраклы итеп тоту аеруча мөһим. Ә инде бәла-каза килеп чыккан очракта фаҗигале хәлләр булмасын өчен тиз һәм дөрес эш итә белергә кирәк.
Менә шушы максаттан чыгып, апрель аеның кояшлы матур бер көнендә Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр социаль приюты бүлегендә күнекмә үткәрелде. Бу учениегә районның янгынга каршы хезмәте җитәкчесе Азат Сәетов җитәкчелек итте.
Бинада янгын чыгу турындагы хәбәр районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә җиткерелде һәм бер үк вакытта янгын хәвефе турында приют бинасында урнаштырылган система аша тавыш көчәйтелеп бирелә башлады. Шунда ук бүлекнең тугыз кешедән торган ирекле янгын сүндерү дружинасы (командиры Наилә Шәфыйкова) икенче каттагы уку бүлмәсендә чыккан утны "сүндерергә” кереште. Приют хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр һәм районның башка хезмәтләре килгәнгә кадәр балаларны тиз арада тышка, хәвефсез урынга алып чыктылар. ... " Читать дальше "
Просмотров: 614 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Русия Федерациясе Генераль прокуроры Ю.Я. Чайканың агымдагы елның 4 апрелендәге 254-к санлы боерыгына ярашлы Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы прокуроры вазифасына беренче класслы юрист АЛМАЗ РАВИЛ УЛЫ ӘБДИШЕВ тәгаенләнде.
***
Җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах” җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы филиалы директоры Ю.Я.Шпизельнең агымдагы елның 19 апрелендәге 96-л/с санлы боерыгына ярашлы филиалның Чакмагыш авылындагы агентлыгы җитәкчесе итеп РӨСТӘМ ФӘНИЛ УЛЫ КАЗЫЙХАНОВ тәгаенләнде.
***
Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыповның агымдагы елның 10 апрелендәге 82 санлы боерыгына ярашлы "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы муниципаль автономлы учреждениесе директоры вазифасын башкаручы итеп РӨСТӘМ ФӘВИС УЛЫ ШӘЕХОВ тәгаенләнде.
***
Муниципаль районның Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Х.Заһидуллинның агымдагы елның 1 мартындагы ... " Читать дальше "
Просмотров: 520 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск