Пятница, 03.05.2024, 00:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 22 » Рингта – яшь боксчылар
07:26
Рингта – яшь боксчылар
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәктәпләре укучылары арасында боксчылар ярышлары үткәрелде. Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәбе, Калмашбаш, Иске Калмаш, Рапат, Тозлыкуш, Сыерышбаш мәктәпләреннән 10-18 яшьтәгеләрдәге 26 яшь спортчы катнашты.
Бәйгеләрдә һәркем үзенең көчен, осталыгын күрсәтергә тырышты. Бокс алымнарын җентекле өйрәнде, тәҗрибә туплады үсмерләр.
Баш судья Илгиз Ибраһимов, ян-яктагы судьялар Азамат Шаматов, Айнур Гомәров, Артур Кашапов, Руслан Гәрәев турнирның югары биеклектә үтүе, яшь боксчыларның һәрбер хәрәкәтен, алымнарын күз уңыннан төшермәскә тырышты, үзвакытында бәһалап торды. Ахырда төрле авырлык категорияләре буенча ярышка нәтиҗә ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
28 һәм 30 килограммга кадәр авырлыкта алышучылар арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Ленар Зарипов белән Игорь Ивановка тиңләшүче табылмады. Шул ук уку йортыннан Айнур Хаҗиев белән Марсель Шәйхетдинов икенче урынга лаек булды. 40 килограммга кадәргеләр арасында Чакмагыш гимназиясеннән Тимур Сәитов иң көчлесе булып танылды. Нариман авылыннан Владислав Кадыйров икенче урынны алды. 40 килограмм авырлыктагылар арасында көрәштә гимназиядә укучы Марат Каһарманов җиңеп чыкты, Рапаттан Азиз Шаматов икенче урында. 42 килограммга кадәр авырлыкта Иске Калмаштан Айгиз Кәбиров – беренче, беренче урта мәктәптән Вадим Алешин икенче урынны алды. 43 килограммга кадәргеләрдән Тозлыкуш мәктәбеннән Радмир Баһманов җиңү яулады. Гимназиядә укучы Артур Йосыпов икенче урында. 45 килограммга кадәргеләрдән Элмир Рафиков (гимназия) – беренче, Салават Әхмәтов (беренче мәктәп) икенче урынга чыкты. 55 килограммга кадәр авырлыкта гимназия укучылары Ленар Рәшитов беренче, Айнур Гомәров икенче урынны алды. 58 килограммга кадәргеләр арасында Вадим Кәбиров (Иске Калмаш) беренче, Артур Кашапов (гимназия) икенче урыннарда. 64 килограммга кадәр авырлыкта иң көчлесе Денис Галләмов булды. Икенче урынны Радмир Шәйдуллин алды (икесе дә Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда укыйлар).
Радик Шәймөхәммәтов.

Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск