Мизгел белән мизгел алмашынганда балалар сәнгать мәктәбе сезне Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган "Мин бәхетле бу дөньяда әти-әнием булганга” дип исемләнгән концертка чакыра. Бу көнне фойеда "Минем туган ягым” район фотоконкурсының күргәзмәсе оештырыла һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк. Сезне 23 мартта кичке 18-00 сәгатьтә район мәдәният йортында көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар! Керү – бушлай. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге.
|