Четверг, 02.05.2024, 23:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 19 » Район хәбәрләре
07:59
Район хәбәрләре
"Юл кагыйдәләрендә каникуллар булмый”, "Игътибар – балалар!”, – шундый баш астында быел да республикада махсус профилактик чара үткәрелә. Ул 15 марттан 5 апрельгә кадәр укучыларның язгы каникулы алдыннан һәм аның барышында дәвам итәчәк. Безнең районда аны район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе оештыра.
***
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Чакмагыштагы бүлеге эш стажына бәйле "Хезмәт ветераны”  таныклыкларын тапшыру өчен документлар кабул итүне дәвам итә. Агымдагы елның ике аенда берничә йөз кеше шушы мөмкинлектән файдаланды да инде. Хәзер документларын алдан бирүчеләргә таныклыклар тапшырыла башлады да инде.
***
Чакмагыш сөт заводы төзелешләре кызу темпта бара. Төп корпусның түбәсе ябылганнан соң, төзүчеләр дәррәү эчке эшләргә керештеләр. Стена заманча материаллар белән йөзләнә, идәнгә плитәләр җәелә, яңа җиһазлар һәм корылмалар урнаштырыла.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск