Пятница, 03.05.2024, 02:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 19 » Халыкны социаль яклау
08:06
Халыкны социаль яклау
2011-2013 елларга исәпләнгән "Өченче буын халык университеты” максатлы программасы нигезендә районыбызда яшәүче өлкәннәрне укытуны дәвам иттерәбез. Белемен арттыру теләге булган хаклы ялдагылар (55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60тан өлкәнрәк ир-егетләр), хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегенә килеп, гариза язарга һәм паспортлары белән бергә аның беренче (исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме язылган) һәм теркәлү урыны күрсәтелгән битләренең сыйфатлы ксерокүчермәләрен дә күрсәтергә тиеш.
Өченче буын  халык университеты
Узган елда район үзәгендә, шулай ук Иске Калмаш һәм Иске Бәшир авыл Советлары авыл биләмәләрендә яшәүче өлкәннәр компьютерда аралашу, инглиз телен өйрәнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү нечкәлекләрен өйрәнде. Быел инде бу эш башка авыл биләмәләрендә дә дәвам иттерелә.
2011 елның 21 декабрендә үткән муниципаль район Советының чираттагы утырышында 2012-2013 елларга "Өченче буын халык университеты” максатлы программасы расланды. Аңа нигезләнеп, хәзер районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре, сайлап алып, түбәндәге юнәлешләр буенча бушлай белем алу мөмкинлегенә ия: "Умартачылык нигезләрен өйрәтү”, "Кул эшләренә өйрәтү”, "Шахмат уйнау осталыгына өйрәтү”, "Бакчачылык белән шөгыльләнергә өйрәтү”, "Туган як тарихын һәм туризм нигезләрен өйрәнү”, "Бию серләренә төшенү”, "Хорда җырларга өйрәнү”, "Шашка уеннарына оaстару” һәм башкалар. Кадерле өлкән буын райондашларыбыз! Гомернең теләсә кайсы мизгелендә дә актив тормыш позициясендә калып була. Үз эчегезгә йомылмагыз, кешеләр белән аралашырга тырышыгыз, без исә сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез. Эш көннәрендә теләүче һәркайсыгызны бүлегебездә (25нче кабинет) көтәбез, белешмәләр өчен телефоннарыбыз: 3-18-27; 3-14-58.
Илвера Шәймөхәммәтова, 
бүлек начальнигы.

Просмотров: 461 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск