Пятница, 03.05.2024, 02:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 1 » Тормышыбыздагы тотрыклылык – иң мөһиме
08:07
Тормышыбыздагы тотрыклылык – иң мөһиме
Русия Федерациясе Хөкүмәте ил икътисадын үстерү белән беррәттән социаль өлкәгә дә зур игътибар бирә. Бюджетның шактый өлеше шушы тармакка юнәлтелүе — моның ачык мисалы. Хөкүмәт Рәисе Владимир Владимирович Путинның күптән түгел "Комсомольская правда” гәзитендә басылып чыккан чираттагы мәкаләсендә нәкъ менә шушы өлкәдәге актуаль проблемалар күтәрелә һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелә.
Безнең район тормышында да ачык чагыла бу уңай үзгәрешләр. Мәсәлән, халыкны социаль яклау буенча кабул ителгән федераль һәм республика законнарына һәм башка хокукый-норматив документларга ярашлы, узган елда безнең бүлек тарафыннан  халыкны социаль яклау чаралары күрүгә, пособиеләр һәм компенсацияләр түләүгә әлегә кадәр мондый зур күләмдә акча юнәлтелгәне булмады. Аны узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырсак, бу түләүләрдә тотрыклылык саклана, пенсия һәм башка түләүләр ай саен үзвакытында бирелә бара. Күпләргә ул йортларына илтеп бирелә, шулай ук банкта үз исәбенә күчертүчеләр дә байтак. Һәм ул түләүләр ел саен индексацияләнә дә. Күп яшь гаиләләр ана капиталыннан файдаланды. Шулай ук бала туганда, күп балалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтелә,  мондый түләүләр дә ел саен артып тора.
Моннан тыш, үзебезнең республикада төрле программалар кабул ителә һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтик, соңгы бер-ике елда гына да өлкән яшьтәгеләрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү, инглиз телен өйрәнү, шәхси гигиена һәм дәвалау физкультурасы буенча 160 кеше шөгыльләнде. Социаль туризм үсеше программасы да бик популяр, узган елда 31 пенсионер һәм инвалид ял йортларына барды, Башкортстан буйлап яки төрле илләрдә сәяхәттә булды. Әле ясалма теш куйдыру буенча яңа программа әзерләнә. Аңа ярашлы, аз керемле пенисонерларга һәм гаиләсендә балигъ булмаган биш бала булганнарга 7500 сум күләмендә сертификат биреләчәк (аның шартлары турында өстәмә хәбәр итәчәкбез).
Кыскасы, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр һәрчак игътибар үзәгендә. Аларның тормыш хәлләрен җиңеләйтү хакында даими хәстәрлек күрелә икән, димәк, җәмгыятебез тотрыклы үсеш юлында дигән сүз. Киләчәктә дә шулай булсын иде, тотрыклылык сакласын, дип телибез.
Ильвира Шәймөхәммәтова
хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең
 Чакмагыш районындагы бүлеге начальнигы.

Просмотров: 531 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск