Четверг, 02.05.2024, 23:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 1 » Сайлауларга барабыз
07:52
Сайлауларга барабыз
   4 мартта илебездә үтәчәк мөһим сәяси вакыйга – Русия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек барышы белән кызыксынып, Чакмагыш гимназиясе бинасында урнашкан 3302 санлы сайлау участогына кердем. Бу участокка район үзәгенең Тынычлык, Октябрь, Калинин һәм Бакча урамнары керә. Сайлау комиссиясе рәисе — милеккә идарә итү комитеты белгеч-эксперты Луиза Фәрит кызы Нәбиева.
   Уку йортына килеп керү белән Президентлыкка кандидатларның фоторәсемнәре һәм алар турында төрле мәгълүматлар язылган төсле плакат күзгә ташлана. Мин килгәндә участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова дежурда тора иде. Кизүдә тору 8 февральдән башланган. Эш урынында телефон бар, бүлмә җылы, иркен. Сайлау кабиналары, урналар әзер. Стенага сайлаулар турындагы законнар, башка хокукый-норматив документлар, Президентлыкка дәгъва итүчеләр турында мәгълүматлар, дежурлык итү графигы урнаштырылган, бирегә килгән һәр кеше алар белән якыннан таныша ала. Сайлау комиссиясенең берничә утырышы үтеп, анда төрле мәсьәләләр каралган. Сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә зур игътибар биргәннәр. Берничә кеше телефон аша да, участокка килеп тә үз исем-фамилисенең, адресының дөреслеге белән танышкан. Моннан тыш, сайлаучылар яшәгән йортларны йөреп чыгып та анда язылганнарның төгәл булу-булмавын тикшереп чыкканнар. Шушы бер-ике көн эчендә халыкка сайлауга чакыру кәгазьләре таратып чыгачаклар. Анда да сайлау участогы саны, адресы күрсәтелгән мәгълүматлар бар.
Тавыш бирү урынына ике видеокамера урнаштырылган. Компьютер биргәннәр. Белгечләр аларны шушы көннәрдә практик эштә тагын бер тапкыр сынап караган, сайлау барышын төшерергә әзер, диделәр.
Айгөл Әнвәр кызын комиссия әгъзасы Ришат Төхвәтуллин алыштырды. Аның әйтүенчә, 14 кешегә читтә сайлау  таныклыгы бирелгән. Хәзер исемлектә 847 сайлаучы калган. Аларның унберенә үз гаризалары нигезендә өйләренә барып сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Комиссия составына кергән җиде әгъзаның һәркайсына конкрет бурычлар йөкләтелгән. Ике әгъза төштән соң йортларга барып, килә алмаучыларга сайлау хокукын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Сайлау көнендә ике җиңел автомашина кизүдә тора. Буфет эшләячәк, музыка яңгырап торачак. Кыскасы, сайлаучыларга биредә тавыш бирү өчен нормаль шартлар булдырылачак, дип ышандырдылар сайлау комиссиясе әгъзалары.
Аларга шушы тынгысыз һәм җаваплы эшләрендә бары тик уңышлар гына теләп калабыз.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 460 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск