Суббота, 04.05.2024, 17:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 28
Светлана Йосыпова район балалар иҗат үзәгендә 3 ел эшли. "Кыска гына вакыт эчендә үзен булдыклы педагог итеп күрсәтте”, – ди аның турында балалар иҗат үзәге директоры Луиза Абдрахманова. Ул "Тылсымлы оригами иле” дигән түгәрәк алып бара. Түгәрәккә 70тән артык (беренчедән алтынчы сыйныфка кадәр) бала йөри. Сабыйлар биредә бик яратып шөгыльләнә.

Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.11.2011 | Комментарии (0)

Туган якның гүзәллеген сурәтләп
Балалар сәнгать мәктәбе муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге белән берлектә "Туган ягым” дип аталган фотоконкурс оештыра. Анда, яше чикләнелмичә, фоторәсем төшерү осталары, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
Жюри хөкеменә компьютерда үзгәртелеп эшләнү билгеләре булмаган А3 форматлы (297х420мм) биш данәдән артык күләмдә булмаган фотросурәтләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
– туган авылым (авыл пейзажы, табигать күренеше);
– архитектуралы фоторәсем;
– минем эш урыным (кешеләр эш урынында);
– туктап тор, мизгел (фотосурәтләмә);
– тере табигать (хайваннар, бөҗәкләр, кошлар һ.б.)
– яшьлек - яшьнәр чак (заман ... " Читать дальше "
Просмотров: 646 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.11.2011 | Комментарии (0)

1 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, сәгать 11дә "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар башланачак. Тән сәламәтлегенә зарланып, уфтанып ятуны өнәмәгән, сау-сәламәт кешеләрдәй актив яшәү рәвеше алып барырга омтылган хөрмәтле райондашларыбызны анда актив катнашырга чакырабыз. Программада матур концерт номерлары да, спорт ярышлары да каралган. Җиңүләр яулап, бүләкләр алып – иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачып кайтырга рәхим итегез! Спорт киемнәре һәм алмаш аяк киемнәре алып килергә дә онытмасагыз иде.
Рәмлә Кәбирова,
район инвалидлар җәмгыяте рәисе.

Просмотров: 1300 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.11.2011 | Комментарии (0)

1 декабрьдә районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтеләчәк. Район мәдәният йортында уздырылачак бәйрәм тантанасында хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән коллективлар, тармак уңганнары данланачак, бүләкләүләр булачак.
***
Элекке атналардагы кебек, узган шимбә дә Чакмагышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Анда фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар дистәләгән урында сыер малы ите, бал, яшелчә һәм үзләрендә җитештерелгән башка продукцияне тәкъдим итте.

Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.11.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск