Суббота, 04.05.2024, 20:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 08
Мөбарәк булсын!
Барлык дин кардәшләребезне, райондашларымны мөселман дөньясында иң кадерле һәм якты, изге бәйрәм – Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Безнең илдә, республикада, шул исәптән районыбызда төрле милләт халыклары, төрле дин тотучылар үзара килешеп, дус-тату яши. Без моның белән чын-чыннан горурланабыз. Үзара татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек безне берләштерә, икътисади һәм социаль, рухи-мәдәни өлкәләрдә дә яңадан-яңа уңышларга әйди, яшәешебезне мәгънәле итә. Тормышыбыз ышанычлы адымнар белән алга таба барган саен дини конфессияләрнең дә активлыгы арта. Рухи кыйммәтләрне ныгыту буенча зур эшләр башкарыла. Районыбызда яңа мәчетләр сафка басуы, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы сөенечле хәл. Үткән тарихыбызны, йолаларыбызны белергә теләү һәм үтәү шатлыклы. Барыбызга да дуслыкның һәм туганлыкның кадерен белеп яшәргә язсын. 
Бу изге бәйрәм һәркайсыбызның күңелен тагын да баетсын, иман нурлары өстәсен, изге гамәлләр тормышыбызны ямьләсен. Һәр гаиләгә иминлек, бәхет, бәрәкәт китерсен.
Просмотров: 710 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.11.2011 | Комментарии (0)

Ватандашларыбызны  берләштерүче

Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Барлык дәвердә дә безнең ил өчен халыклар бердәмлеге сәяси һәм рухи планда төп милли идея булды һәм ул шулай булып калачак та. Ул – безнең үткәнебезне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче тарихи нигез. Бу көн күпмилләтле Русия Федерациясе халыкларын гына түгел, чит илләрдә яшәүче Русияне яраткан, аңа ышанган һәм аның чәчкә атуы хакына эшләүче ватандашларыбызны да берләштерә. Русиянең куәтле дәүләт булуы безнең гадел булуыбызга, һәркайсыбызның үз урынында җаваплылык тоеп эшләвенә, үзара килешеп, түзеп яшәүгә, бер-беребезгә хөрмәт белән карауга, тормышыбызда туган илебез турында хәстәрлекне иң мөһиме дип исәпләвебезгә бәйле. Безне барыбызны да Русия берләштерә һәм Ватанга мәхәббәтебез гомум эшкә хезмәт итсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетләр, эшегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-
Просмотров: 780 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.11.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск