Суббота, 04.05.2024, 17:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 02
2 ноябрьдә, район "Игенче” гәзите редак-циясендә сайлау алды агитациясе материалларына түләүле матбугат мәйданы бүлү буенча жирәбә салу үткәреләчәк. Анда сәяси партияләр вәкилләре чакырыла.
Жирәбә салу 452200, Башкортстан Республикасы, Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 49 санлы йорты адресы буенча үткәрелә, 11 сәгатьтә башлана.
Белешмәләр өчен телефон: 8(34796) 3-13-41.
Просмотров: 583 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.11.2011 | Комментарии (0)

Җомга, 4 ноябрьдә район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында сәгать 10нан традицион көзге ярминкә оештырыла. Кулланучыларга үзләрендә җитештергән авыл хуҗалыгы товарларын кооперативлар, крәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, шулай ук шәхси эшкуарлар һәм сәүдә предприятиеләре тәкъдим итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 3-18-53.
Муниципаль район хакимиятенең 
икътисад һәм сәүдә бүлеге.

Просмотров: 626 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.11.2011 | Комментарии (0)

Хөрмәтле ветераннар!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненә багышлап район ветераннар советы бәйрәм чаралары оештыра. Сезне Чакмагыштагы "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында 4 ноябрь көнендә үтәчәк  спорт бәйрәменә чакырабыз. Биредә шахмат, шашка, бильярд, чәкән сугу, дартс буенча ярышлар булачак. Бәйгеләр сәгать 10да башлана. Үзегезне сынап карагыз, үзара очрашып күңелле ял итегез, дигән теләктә калабыз.
Идгар Еникеев,
район ветераннар советы рәисе.

Просмотров: 508 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.11.2011 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте башлыгы кул куйган карарга ярашлы, авыл биләмәләрендә хакимият көннәре бара. 28 октябрьдә чираттагы чара Имәнлекул авылында үтте. Мәдәният йортында җыелучылар белән күзгә-күз карашып сөйләшергә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль район Советы депутаты Рамил Кадыйр улы Ташбулатов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килгән иде.

Просмотров: 646 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.11.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск