1 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, сәгать 11дә "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар башланачак. Тән сәламәтлегенә зарланып, уфтанып ятуны өнәмәгән, сау-сәламәт кешеләрдәй актив яшәү рәвеше алып барырга омтылган хөрмәтле райондашларыбызны анда актив катнашырга чакырабыз. Программада матур концерт номерлары да, спорт ярышлары да каралган. Җиңүләр яулап, бүләкләр алып – иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачып кайтырга рәхим итегез! Спорт киемнәре һәм алмаш аяк киемнәре алып килергә дә онытмасагыз иде. Рәмлә Кәбирова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.
|